Татарстан Премьер-министры: Зәй районы – авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зәй муниципаль районында булды. Татарстан  Республикасы  вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм механизаторлар белән очрашу Чыбыклы авылы янында «Зәй шикәре» агрофирмасы кырында узды. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов хәбәр итүенчә,  район буенча урып-җыю мәйданы 36,7 мең га тәшкил итә, бүгенге көнгә игеннәр   21,4 мең га мәйданда  җыелган,  бу - 58%. 105 мең тоннадан артык яңа ашлык  суктырылган. Зәй районында уңдырышлылык  республика буенча  иң югарылардан  берсе – гектардан 49,2 центнер.  Узган атнада шикәр чөгендерен җыю башланган.   Барлыгы 173 мең тонна ашлык һәм 468 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алу фаразлана.

 Районда 8860 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән - 3800 сыер. 2022 елга   сөт  - 26,8 мең тонна, ит   1788 тонна җитештерү фаразлана.

Агымдагы елда кече хуҗалыкларга  57,3 млн. сум субсидия  бирелгән.  КФХларда барлыгы 416 баш эре мөгезле терлек (38 сыер), ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 3560 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 1160 сыер бар. Шулай ук районда 366 сыерга исәпләнгән 44 мини-ферма эшли.

 Рәзиф Кәримов сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре белән беррәттән көзге культураларны чәчү дә алып барыла. 15 августтан хуҗалыклар көзге арыш һәм көзге бодай чәчүгә керештеләр. Быел көзге культуралар өчен 18 мең гектардан артык мәйдан бүленгән.

Аннары Алексей Песошин «Агрокөч», «Восток», «Зәй» агрофирмалары, шулай ук АПК өлкәсендә эре предприятиеләр - «Зәй шикәре», «Зәй элеваторы», «Зәй-икмәк», «Зәй» агросәнәгать паркы эше белән танышты.

 Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Зәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе булуын ассызыклады. "Урып-җыю темплары буенча да, уңдырышлылык   буенча да сез - иң яхшылар арасында. Эре агрофирмалар, инвесторлар бар, куәтле  эшкәртү җайга салынган. Азык-төлек иминлеге мәсьәләсе бүген беренче планга чыга. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм", - диде Алексей Песошин.

Очрашуда шулай ук юл төзелеше һәм районда социаль инфраструктураны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International