«Август-Агро» ИК хуҗалыкларында 500 мең тоннага кадәр уңыш җыю күздә тотыла

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында сезон йомгаклары буенча хуҗалыкларның фаразлана торган  уңыш күләме 490 мең тоннадан артык булырга тиеш, шул исәптән 150 мең тонна көзге бодай, 130 мең тонна сабан бодае, 120 мең тонна көнбагыш, 100 мең тонна рапс, дип хәбәр итәләр «Август-Агро» ИК белгечләре. Бу, узган ел белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк. Уңыш  күләме чәчүлек мәйданнарын арттыру (2021 елдагы 125 мең гектардан 2022 елда 190 мең гектарга кадәр) нәтиҗәсендә артырга  тиеш, шулай ук продуктивлыкны арттыру исәбенә. Узган ел план күрсәткечләренә ирешүгә көчле корылык комачаулады, ә хәзер нәтиҗәгә ирешү өчен  һава шартлары да, тупланган тәҗрибә дә ярдәм итә. Гектарга исәпләгәндә уңыш узган елгыдан өч тапкыр югарырак булырга мөмкин. Лениногорск, Минзәлә һәм Кама Тамагы районнарының аерым кырларында көзге бодай җыю барышында җирле рекордлар теркәлгән инде – уңыш гектардан 60 центнердан  артык,   иң яхшы нәтиҗә Иске Шөгер (Лениногорск районы) авылы кырыннан алынган, анда  кара туфраклар җирдә  көзге бодайның  «Скипетр» (РС-1) сортыннан  88,5 ц/га җыелган, ашлыкның   дымлылыгы - 9%).

 «Август» агрофирмаларында кулланыла торган No-Till технологиясенең үзенчәлеге шунда, сукаланмаган җирләрне эшкәрткәндә туфракның өске катламы йомшармый. Шуның аркасында ул эрозиядән зыян күрми,  уңдырышлылыгын да саклап кала. Шул ук  вакытта  кырлар буенча трактор йөреше  дә кими:  моның  белән  ягулык-майлау материаллары да азрак сарыф ителә. Бүген «Август-Агро» хуҗалыкларында 56 чәчкеч һәм No-Till өчен туры килә торган 129 комбайн эшли: чәчү комплекслары чәчүгә моңа  кадәрге булган культураның кырлы калдыклары һәм бер үк вакытта ашлама кертү буенча көйләнгән, ә урып-җыю барышында комбайннар камылны  шунда  ук  эшкәртәләр һәм барлыкка килгән мульча тырма ярдәмендә кырга таратыла.   Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җайланмалары паркы 49 үзйөрешле сиптергечне, 56 тракторны һәм 42 бункер-төягечне үз эченә ала (шулар  ярдәмендә йөк  машиналары ашлык  төяр өчен хуҗалыклар  кырларына  кермиләр һәм җирне дә басылдырмыйлар). Техниканың бөтен эшен "Cropwise" агроҗитештерүгә  идарә итүнең мәгълүмати системасында күзәтеп торырга   мөмкин. 

 «Август-Агро» ИК чәчүлек мәйданнары якынча тигез дүрт   өлешкә бүленгән, аларда  көзге бөртекле культуралар, бөртекле сабан культуралары, көнбагыш һәм рапс  үстерелә. Чәчү әйләнеше кысаларында тар һәм киң яфраклы культуралар чиратлаша, мәсәлән, рапс бер үк кырда дүрт елга бер   мәртәбәдән артык чәчелми,  ә пар җирләре бөтенләй каралмаган: шулай  итеп, игенчеләр уңышны югалтмыйлар, ә «ял итүче» җирләр чүп үләне җыеп ятмый. Татарстан Республикасында игү өчен нинди сортлар һәм гибридлар яхшырак туры килә соң, «Август-Агро» агрономнары моны тәҗрибә кырларында ачыклыйлар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, No-Till  технологиясен кулланганда уңдырышлылык   үсемлек калдыклары туплану һәм туфракның  уңдырышлылыгы арту исәбенә  елдан-ел, акрынлап арта  бара. Моннан тыш, «сукаланмаган» чәчүлекләр корылыкка чыдамрак була, ә корылык безнең төбәктә сирәк күренеш түгел.

 «Август-Агро» ИК генераль директоры Айдар Галәүтдинов сүзләренә караганда, югары уңышны  тагын  шул  очракта  көтәргә була:  агымдагы  сезонга  көзге-кышкы әзерлек вакытында үтәлергә, авыл  хуҗалыгы машиналары запас частьләр белән тиешенчә  тәэмин ителгән булырга   тиеш.   Перспективаларга килгәндә, махсуслаштырылган  техника дилерлары, шул исәптән чит илнеке дә, агрофирмаларны 2023 елда да кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итәргә вәгъдә итәләр. Шул ук вакытта, кирәкле комплектлау әйберләре белән тәэмин итүнең  өстәмә каналларын эзләү дә дәвам итә. Хуҗалыкларда кулланыла торган машиналарның яңа булуы  да  ихтимал хәтәрләрне  киметә.

 "No-Till ысулын без Татарстан Республикасында үзебезнең барлык җирләрдә   кулланабыз һәм аны безнең төбәккә  бик   туры килә дип саныйбыз. Мәсәлән, Минзәлә һәм Мөслим районнарында сукаланмый  торган  җирләр  технологиясе  бишенче ел инде кулланыла, торган  саен аның  өстенлекләре сизелә бара, - дип билгеләп үтте Айдар Галәүтдинов. – Быелгы авыл хуҗалыгы сезоны, безнең карашка, тулаем алганда, уңышлы уза, кырларда һава температурасы да, дымлылык  ягыннан да вәзгыять уңай. Уңыш  җыюга  алга  таба явым-төшем комачауламаса, фаразланган  уңышны, хәтта күбрәк  тә  җыеп алырбыз  дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International