Лениногорск районының алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда бар  куәткә урып-җыю кампаниясе   бара. Кырларда эш кайный. Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең территориаль һәм район оешмалары алдынгылары һәр нәрсәне күз уңында  тоталар,   урыннарга чыгып, коллективлар белән очрашалар. "Атнага ике, өч тапкыр, хәтта аннан  да  ешрак  кырларга, ындыр табакларына чыгабыз, һөнәр берлеге әгъзалары белән аралашабыз, хуҗалык хезмәткәрләрен борчыган проблемалар һәм аларның кәефләре белән кызыксынабыз. Һәм, әлбәттә инде, хезмәт җитештерүчәнлеген кызыксындыру чаралары кысаларында, иң яхшы ашлык суктыручыв  комбайнчыларны   бүләклибез", - дип сөйли Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Лениногорск район оешмасы рәисе Алмаз Мәүлетов.

 Мәсәлән, 16 августта Лениногорск районында район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында урып-җыю кампаниясе кысаларында кырларны чираттагы карап чыгу булды. Аның белән бергә кырларда Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Лениногорск район оешмасы рәисе Алмаз Мәүлетов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре йөрде.

 Лениногорск районында 2022 елгы бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыю буенча комбайнчылар арасында ярыш турында Нигезләмә расланды. Ярышның төп максаты - ашлык җитештерү күләмен арттыру, урып-җыюны сыйфатлы һәм агротехник срокларда башкаруны    тәэмин итү.   Җиңүчеләр комбайннарның  4 төркем  җитештерүчәнлеге  һәм иң күп ашлык суктыру буенча билгеләнә.

 Ярышларга  7 көн саен йомгак ясала.

Атна йомгаклары буенча бу юлы Нигезләмәнең барлык шартларын  үтәгән иң яхшы комбайнчылар  түбәндәгеләр  булды:

1 нче төркем - Азат Хәбибуллин (“Хабибуллин Ф.З.” КФХ), ул атна эчендә 638 тонна ашлык суктырган.  

2 нче төркем - Айдар Сәхапов ("МАРКС” ҖЧҖ), аның күрсәткече – 649 тонна  ашлык.

3 нче төркем - Илнар Исмәгыйлев ("МАРКС” ҖЧҖ), ул атна эчендә 568 тонна ашлык суктырган.

4 нче төркем - Констатин Тугаев ("Август-Лениногорск" ҖЧҖ), ул 911 тонна ашлык суктырган.  

 Кырларны  карап  чыгу  кысаларында иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү булды. Аларга күчмә байрак  һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

"Районда урып-җыю эшләре җайлы бара. Барлык хуҗалыклар да  эшләүчеләр белән җитәрлек  санда тәэмин ителгән. Җитәкчеләр, үз чиратында, комбайнчыларны, машинистларны һәм урып-җыю кампаниясендә катнашучы  барлык персоналны вакытында кайнар аш белән тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Куркынычсызлык техникасы буенча таләпләр төгәл үтәлә. Барлык техник база кирәкле  җайланмалар  белән тәэмин ителгән. Техниканы кабул итү вакытында бу  якларга  аерым игътибар бирәбез", - дип,  урып-җыю барышы турында уртаклаша Алмаз Мәүлетов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International