Бүген Министрлыкта Индонезиянең «Инкопонтрен» кооперативлар берлеге делегациясе белән очрашу узды. Анда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукция экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция Татарстан Республикасының АПК проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ коммерциячел департаменты директоры урынбасары Айрат Моратшин, «Кәүсәр» АХҖК директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Руслан Гарифуллин катнашты.
Беренче эш итеп Наил Ринат улы Татарстан агросәнәгать комплексы казанышларын презентацияләде.
“Узган ел бездә көчле корылык булды, быел уңыш начар булмас дип көтелә, узган ел ирешкән күрсәткечләр дә артачак. Министрлык Индонезия белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Август башында безнең вәкилләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе составында Малайзиядә булдылар. Визит нәтиҗәләре буенча кара-каршы элемтә урнаштырылды, якын арада урнашкан элемтәләр практик яссылыкка күчәр һәм ТР АПК продукциясен Малайзиягә җибәрү буенча контрактлар төзелер, дип өметләнәбез. Шулай ук безгә Индонезия юнәлеше буенча да эш итәргә кирәк, дип саныйм мин”, - дип билгеләп үтте Наил Залаков.
Индонезия делегациясе, үз чиратында, бигрәк бодайга зур ихтыяҗ бублуын белдерде. Аларга ай саен 25 мең тонна, елга 300 мең тонна кирәк. Министрның беренче урынбасары: «Без сезнең мәсьәләне эшкә алырга әзер, - дип билгеләп үтте. Логистика бәясен исәпләрбез һәм экспорт икътисадый яктан максатка ярашлы булса, моны үти башларбыз».
Көннең икенче яртысында делегация Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Ул, Индонезия Көньяк-Көнчыгыш Азиядә интенсив үсүче икътисады булган илләрнең берсе һәм АСЕАН илләре (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) арасында Россиянең мөһим сәүдә партнеры булып тора, дип билгеләп үтте. Соңгы вакытта төрле өлкәләрдә Россия-Индонезия хезмәттәшлеген үстерү күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Индонезия белән хезмәттәшлеккә зур кызыксыну белдерә, дип ассызыклады. Кайбер Татарстан компанияләренең бу илдә эшләү тәҗрибәсе бар, әмма сәүдә-икътисадый багланышлар әлегә булган потенциалга туры килми, дип билгеләп үтте ул.