ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 19 мартыннан 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм республиканың эре шәһәрләренең 6 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылды.

Бу ялларда Россия Бакчачылар берлеге вәкилләренең  эшлекле очрашуы узды. Чарада  коммерциячел булмаган  бакчачылык  ширкәтләре (СНТ) эшенә йомгаклар ясадылар, бу елга планнар билгеләделәр һәм санкцияләр шартларында бакчачыларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.


23
апрель, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин  йөрделәр.


22
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республиканың агросәнәгать комплексы һәм язгы  чәчү кампаниясе мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Наил Сәлахов, министр урынбасарлары Ленар Гарипов, Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов, Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

Дача һәм йорт яны  бакчасы җирендә  утырту өчен  җимеш агачлары үсентеләрен сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Нинди сорт үсентеләрен сатып алырга? Үсентеләрне кайсы вакытта утырту яхшырак? Төрле җимеш агачлары үсентеләре өчен чокырның диаметры һәм тирәнлеге нинди булырга тиеш? Шулар  турында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

19 апрельдә энергияне сакчыл  тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга «Лауреат-2021» республика конкурсына йомгаклар ясалды. "Агросәнәгать комплексы" номинациясендә «Агросила-Молоко» ҖЧҖ иң яхшы дип танылды. Җиңүчегә дипломны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Быелгы авыл хуҗалыгы елында кышкы һава шартлары температура режимының  тотрыксыз булуы  һәм яңгыр йә кар рәвешендәге    явым-төшемнәрнең күп булуы белән аерылып торды. Салкын  һава температурасы    еш кына озакка сузылган җылы көннәр белән  алышынды.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев  оператив штаб утырышын уздырды.  "Россия Федерациясендә сабан культураларын чәчү, 18 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 3 млн.гектарда башкарылган, бүгенге темплар узган елдагыдан  артыграк.  Уҗымнарны тукландыру 11 млн. гектардан артык мәйданда башкарылган, язгы кыр эшләре 37 төбәктә бара", - дип билгеләп үтте ул.

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»нең   Татарстан филиалы район бүлекләре белгечләре лабораторияләрдә  берничә  йөз мең тонна  2022 елгы чәчү орлыгының   сыйфатын тикшерделәр.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

"Биопрепаратлар" фәнни-җитештерү берләшмәсе  ҖЧҖ җирлеккә  җайлашкан, нәтиҗәле микроорганизмнар нигезендәге биопрепаратлар тәкъдим итә, аларның  түбәндәге төп үзенчәлекләргә ия:  үсемлекләрне  минераль тукландыруны оптимальләштерү, стресслардан һәм фитопатогеннардан яклау, үсемлекләрнең ныклы үсешен булдыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International