Агросила холдингы 2022 елда үсемлекләрне саклау һәм тукландыру өчен эретмәләр җитештерү буенча биш комплекс гамәлгә кертте

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Агрокөч Татарстанда 5 эретмә әзерләү комплекслары  төзеде: Азнакай районында (Азнакай агрофирмасы),  Зәй районында («Зәй» агрофирмасы), Минзәлә районында («Минзәлә таңнары» агрофирмасы), Сарман районында («Сарман» агрофирмасы), Тукай районында («КАМА» агрофирмасы).  Болар профессиональ идарәле  стационар комплекслар. Аларда   вегетация чорында үсемлекләрне яклау һәм тукландыру өчен эш эретмәләре әзерлиләр. Проектка 127,1 млн. сум инвестиция кертелгән.

Эретмә әзерләү комплексларының туклыкландыру-яклау продукциясе өчен компонентлар программа буенча  тәэмин ителә, ә составына кертелгән һәр компонент буенча препарат чыгымының тиешле нормасы калибрлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Инновацион технологияләр эретмә әзерләү вакытын киметергә ярдәм  итә, кирәк булганда, рецептурага төзәтмәләр кертергә, шулай ук үсемлекләрне яклау чараларының дозасын билгеләгәндә  һәм исәпкә алуны  башкарганда   хаталар  булдырмаска  мөмкинлек бирә.

Агрокөч агрофирмаларында эретмә әзерләү комплексларыннан  файдалану  2022 елда башланды. РУКАС-200  ярдәмендә көнгә 100 тонналап   ашлама әзерләргә мөмкин. Ә РУА СЗР көнгә 90 тонна бак катнашмасы әзерләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International