Цифрлы һөнәрләрне хәзер халыкның тагын да киңрәк даирәсе үзләштерә ала

2022 елның 19 августы, җомга

«Фәнни-тикшеренү институтының белем бирү компетенцияләре үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инде өченче ел «Россия  Федерациясенең   цифрлы икътисад» илкүләм программасының  «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектында катнаша. Проектны гамәлгә ашыру барышында  3 ел дәвамында 17 белем бирү программасы буенча 4000нән артык кеше укыган.

 Быел  «Цифрлы һөнәрләр» программасында катнашу өчен аз якланган гражданнар категориясенә дә  белем алу мөмкинлеге бирелде. Проектның максаты - Россиянең барлык төбәкләрендә 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләр    арасында социаль киеренкелекне киметү, Россия Федерациясенең өстенлекле тармакларын цифрлы икътисад шартларында кирәкле булган югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне үстерү  моделен сынау һәм киңәйтү.

Тулырак  мәгълүматны https://nti-center.ru/prof2022f сылтамасы  буенча алырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International