Рөстәм Миңнеханов Биектау һәм Кукмара муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районы кырларында урып-җыюның барышы белән танышты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Рөстәм Миңнеханов район кырларын карап чыкты, анда бүген бөртеклеләрне урып-җыюда 57 комбайн эшли. Бөртеклеләрнең гектардан  уртача уңышы 31 центнер тәшкил итә.

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов әйтүенчә,  бүгенге көнгә барлык мәйданның 47 %ы җыелган.

 «Бөреле» ЯАҖ кырларында уракта эшләүче механизаторлар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашу узды.

Рөстәм Миңнехановка   Биектау районында 13,4 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнүе, узган ел белән чагыштырганда терлекләр   санының азрак кимүе  турында  мәгълүмат  бирделәр. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да  эре мөгезле терлекләр санының  кимүе күзәтелә.

Татарстан Президенты   бүген терлек азыгы әзерләүгә аеруча игътибарлы булуның,  шулай ук азык үзәкләре булдыруның  мөһимлеген билгеләп  үтте. 

Гомумән, Биектау районының үсеше һәм аның республика башкаласына якын булуы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, җирле халыкка көн саен шәһәргә эшкә йөрергә  туры килмәсен өчен яңа җитештерү предприятиеләре, индустриаль парклар, яңа эш урыннары булдыру турында уйланырга кирәк,  дип ассызыклады.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләренең бик  әйбәт баруы    турында хәбәр итте. Бүгенге көнгә республика буенча 2,5 млн. тонна ашлык суктырылган.

 Биектау районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов республика конкурсында җиңүче авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа тракторлардан  ачкычлар тапшырды.

Биектау районында быел тракторларны Әлдермеш, Олы Битаман, Суыксу, Мәмдәл авыл җирлекләре алды. Бу муниципаль берәмлекләр «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләр булдылар (конкурс 2013 елдан башлап ел саен үткәрелә – республиканың иң яхшы муниципаль берәмлекләре үсешнең актуаль проблемаларын хәл итү өчен грантлар алалар; күп  җирлекләр бу акчаларга трактор сатып ала).

Авыл җирлекләре өчен грант күләме - 1,5 млн. сум, административ үзәк булмаган шәһәр тибындагы бистәләр өчен - 2 млн. сум. 2022 елда грант акчаларына авыл хуҗалыгы эшләре өчен МТЗ-82.1 (двигателе – дизельнеке) тракторлары сатып алынды.

Кукмара районында Вахитов авылы янындагы кырда Рөстәм Миңнеханов  Вахитов ис.  авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының уракта  эшләүче   комбайнчылары һәм механизаторлары белән очрашты.  Татарстан  Республикасы  Президенты эш шартлары, техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш турында фикер алышты. "Хәзер кырларда иң киеренке чак. Быел уңыш яхшы, аны мөмкин кадәр тиз һәм югалтуларсыз   җыеп алу аеруча мөһим. Сезнең хезмәтегез бик катлаулы һәм югары бәяләүгә,  рәхмәткә лаек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 Ул шулай ук комбайнчыларның хезмәт хакы  белән дә кызыксынды. Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчелеге сүзләренә караганда, бер сезонда хезмәткәрләр 250 мең сумга кадәр акча алалар.

Район башлыгы Сергей Димитриев хәбәр итүенчә,  район буенча бүгенгә    игеннәр 45% мәйданда суктырылган. Ашлык кукурузын да  кертеп, барлыгы  35 мең гектар мәйданда  уңыш җыеп аласы бар. Бүгенге көнгә 65 мең тоннага якын уңыш (арпа, арыш, борчак, тритикале һәм көзге бодай) җыелган,  уртача уңыш - 42 ц/га. Кырларда 88 берәмлек техника эшли.

 Бер үк вакытта көзге культураларны чәчү өчен туфрак әзерләү дәвам итә. План буенча чәчүлек   мәйданы - 5 мең га.  Бөтен орлыклар, ашламалар җитәрлек күләмдә әзерләнгән,  техника өчен ягулык та бар.

Сергей Димитриев районда терлек азыгы үзәкләрен үстерү буенча актив эш алып барылуы  турында  сөйләде. Һәр җирлектә терлек азыгы үзәге булдыру бурычы  куелган. Бүгенге көндә районда 40 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 14 мең баш савым сыеры. Якындагы елларда сыерлар   санын 20 мең башка җиткерү һәм савымны тәүлеккә  500 тоннага кадәр арттыру планлаштырыла.

Марат Җәббаров Кукмара районының авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында 9 нчы урында торуын, авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм грантлар буенча актив эш алып барылуын  да  билгеләп  үтте. 

 Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының агросәнәгать комплексы үсешен югары бәяләде. "Сез күп юнәлешләр буенча үрнәк булып торасыз. Авыл хуҗалыгында да, эшкуарлык өлкәсендә дә. Иң мөһиме – алган  темпны киметмәскә.  Кукмара районында актив, хезмәт сөючән кешеләр яши. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим", - дип ассызыклады Татарстан  Республикасы  Президенты.

 Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Чура авылындагы “Монокорм” авыл  хуҗалыгы кооперативы” сөт паркында булды. Объект шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр санын саклап  калуга  юнәлдерелгән «Туган авылны торгызабыз» муниципаль программасы кысаларында төзелгән. Комплекс быел файдалануга тапшырылган. Ай саен чиста табыш 1 млн. сумга җитә. Барлыгы 6 корпус төзелгән, аларның һәркайсы 24 сыерга исәпләнгән. Барлык сыер абзарлары да «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары тарафыннан арендага алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International