«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» белгечләре 2023 ел уңышы өчен орлыкларның чәчүлек сыйфатын актив тикшерә башладылар

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2022 ел уңышыннан орлыклар партияләрен формалаштыру, аларны эшкәртү һәм калибрлау бара. Бу  атнада «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең районнар  бүлекләре   белгечләре 2023 ел уңышы өчен бөртекле культуралар орлыкларының чәчүлек сыйфатын актив тикшерә башладылар.

Республиканың алты муниципаль районында - Ютазы, Буа, Мөслим, Зәй, Сарман һәм Баулы районнарында – 2023 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар орлыклары  белән тәэмин ителеш 100%тан артык, дип билгеләп үттеләр «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында.

 Шул ук вакытта, барлык районнарда да әле орлык әзерләү бик  актив бармый.  Мәсәлән, 10 августка сигез районда көзге бөртекле культуралар орлыгы белән тәэмин ителеш 40%тан да артмый. Болар - Менделеевск, Апас, Әгерҗе, Спас, Нурлат, Питрәч, Чистай һәм Чирмешән муниципаль районнары.

 – Республика буенча агымдагы елның 10 августына 81,6 мең тонна көзге бөртекле культуралар орлыгы әзерләнде, бу фараздан  66% тәшкил итә. Орлыкларның 99 %ы - күчмә фондтан. Аларның 74 %ында чәчүлек сыйфаты тикшерелде, тикшерелгән орлыкларның  99 %ы кондицияле, – дип хәбәр итте «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International