Министрлыкта Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген министрның беренче урынбасары Наил Залаков Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Кунакларга Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен презентацияләделәр. Яклар эшкәртү мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Казахстан ягын ит һәм сөт эшкәртү предприятиеләре өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе кызыксындырды.  Шулай ук терлекләрне ашату, балансланган рационнар төзү  алымнары да зур кызыксыну уятты.

Иртәгә делегация тәҗрибә уртаклашу максатларында «Казан сөт комбинаты»на һәм «Кәүсәр» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International