Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү уңаеннан тантаналы чаралар узды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дустанә илләрнең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, махсус хәрби операция Геройлары һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында “Август-Кайбыч” агропредприятиесе территориясендә бөртекле культураларны, майлы культураларны һәм силосны полимер җиңсәләрдә саклау технологияләрен күрсәтү буенча махсуслаштырылган мәйданчык ачылды. Проект Россиянең алдынгы синтетик материаллар җитештерүче СИБУР компаниясенең һәм үсемлекләрне яклау чаралары базарында лидерларның берсе, алдынгы агротехнологияләр белән тәэмин итүче «Август» компанияләре төркеменең стратегик партнерлыгы нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды. Демонстрацион мәйданчык аграрийларга авыл хуҗалыгы продукциясенең югары сыйфатлы саклануын тәэмин итәргә һәм урып-җыюдан соңгы логистикага һәм туплауга чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле һәм һәркем файдалана алырлык технологик чишелешнең өстенлекләрен кыр шартларында күрсәтә.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты район һәм башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре, шулай ук Татарстан Республикасы АПК оешмаларының хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләре һәм белгечләре өчен уку оештырды. Чарада барлыгы 105 катнашучы булды. Тренингның максаты - төрле характердагы ашыгыч хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрне һәм күнекмәләрне арттырудан гыйбарәт иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә «Rose Blanche Group» төркеме президенты киңәшчесе Имед Маджуб белән эшлекле очрашу узды.
Бүген «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы кысаларында «Ростелеком» ГАҖ катнашында «Агрономиядә инновацияләр: Татарстанда агрометеостанцияләр челтәре булдыру” темасына матбугат конференциясе узды.
Бүген «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Ростелеком» гавами акционерлык җәмгыяте арасында элемтә инфраструктурасын үстерү, республика агросәнәгать комплексының агрометеорология программасын цифрлаштыру һәм цифрлы элемтә инфраструктурасын үстерү, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәм цифрлы сервисларның сыйфатын һәм алардан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен чишелешләр эзләү мамксатларында хезмәттәшлепк итү турында килешү имзаланды.
үген Казанда Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумы ачылды. Форум һәм махсуслаштырылган күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза (2025 елның 17-19 сентябре).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Малайзиядә «MIHAS 2025» халыкара күргәзмәсендә булды. Делегация составына шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Хәләл» халыкара сертификацияләү һәм стандартлаштыру үзәге (МЦСиС) генераль директоры киңәшчесе Камил Газизов, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре керде.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы эшли башлады. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алмаштыру һәм импортны узу бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны берләштерүгә, Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлектә лидерлык нигезе буларак, технологик суверенитетны һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итү.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре - терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев катнашты. Шулай ук муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.