Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды. Аннда парламентарийлар Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, комитет утырышында республиканың Экология кодексына һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Утырышны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев үткәрде.
Бүген Спорт сарае фойесында халык куллану товарларының айлык күргәзмә-ярминкәсен – «Изобилие» (”Муллык”) Татарстан сәүдә фестивален ачу тантанасы узды. Ярминкә ай саен бишәр көн эшләячәк, ул катнашучыларга һәм килүчеләргә хезмәттәшлек итү һәм сатып алулар өчен киң мөмкинлекләр бирәчәк. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «МедиаПоле» илкүләм премиясенә старт бирде. Авыл тормышы һәм авыл территорияләрен үстерү турындагы материалларның иң яхшы авторлары Мәскәүдә финалда очрашачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветеран-юбилярларын котладылар.
2025 елның 24-28 сентябрендә Казанда Спорт сарае фойесында (адресы: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 1 йорт) халык куллануы товарларының айлык күргәзмә-ярминкәсе – “Муллык” («Изобилие») Татарстан сәүдә фестивале узачак.
Һәр зур вакыйга артында атмосфера тудыручы кешеләр тора. Казан ипподромында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү уңаеннан уздырылган чарага йомгаклар ясалды һәм шушы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә узуына үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерделәр.
Узган ялларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Батыршин һәм Ямашев урамнарындагы ярминкә мәйданчыкларының эшен карап чыкты. Быел биредә ярминкә мәйданчыкларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү эшләре башкарылган. Казанда барлыгы алты мәйданчыкта асфальт өслекләре алыштырылган һәм яңа яктырткычлар урнаштырылган. Моннан тыш, ярминкәләргә килүчеләр өчен ял итү, чәй эчү урыннары булдырылган һәм модуль бәдрәфләр куелган, ветеринария хезмәте күрсәтү өчен аерым бүлмә көйләнгән. Шул эшләр белән беррәттән ике яңа мәйданчык тулысынча төзекләндерелгән — Беломорский, 6 мәйданчыгы Ленинградский, 27 мәйданчыгына алыштырылды һәм Әлфия Авзалова, 15 адресы буенча (Салават Күпере торак массивы) яңа мәйданчык ачылды.
Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылу өчен документлар кабул итү турында хәбәр итә.
Татарстанда бөртекле культураларны җыю төгәлләнү стадиясендә. Тагын 40 мең гектар чамасы суктырасы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.