Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Август-Агро” инновацияләре” V республика конкурсына йомгаклар ясалды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм «Август-Агро» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов катнашты.
Конкурска ел саен аграрийларның казанышларына, компания тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларга һәм, әлбәттә, кырлар һәм сөтчелек комплекслары геройларына багышланган илледән артык сюжет һәм мәкалә килә. Материалларга бәя бирделәр һәм җиңүчеләрне "Август-Агро" предприятиеләре хезмәткәрләре: директорлар, агрономнар, юнәлешләр буенча белгечләр билгеләделәр.
Эшләрне бәяләү йомгаклары буенча жюри әгъзалары түбәндәге катнашучыларны аерым билгеләп үттеләр:
- Алмаз Хәкимов (Бөтенроссия телерадиотапшырулар компаниясе ФДУПнең ”Татарстан” ДТРК);
- Рәсил Гыйләҗев («Татмедиа» АҖ филиалы «Питрәч-Информ»ның «Питрәч-ТВ» телеканалы);
- Светлана Заһидуллина («Волжские зори " газетасы редакциясе);
- Мингазис Сөнгатуллин («Кайбыч таңнары " газетасы редакциясе);
- Нәсимә Фазлыева ("Маяк" газетасы редакциясе);
- Дельфас Галиев (”Минзәлә” газетасы редакциясе);
- Фәридә Якушева (”Республика Татарстан” газетасы редакциясе);
- Луиза Сөнгатуллина («Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе).
“Ел саен күркәм традиция буенча без «Август-Агро» белән берлектә оештырыла торган конкурска йомгаклар ясыйбыз. Әлеге конкурс безнең тармак казанышларын яктыртуның һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарыла торган эшләрнең әһәмиятен ассызыклауның мөһимлеген күрсәтте. Без Татарстанда гамәлгә кертелә торган мөһим идеяләрне һәм яңалыкларны журналистика аша киң аудиториягә җиткереп булуына ышанабыз. Бу аграрий һөнәрләренең абруен күтәрергә һәм яшьләрне шундый мөһим һәм җаваплы өлкәдә карьера сайларга рухландырырга ярдәм итә”, - диде Марсель Мәхмүтов.
“Без үз эшләребез белән горурланабыз. Республика һәм федераль авыл хуҗалыгы министрлыклары ярдәме белән без дә, тулаем Татарстан Республикасы да зур нәтиҗәләргә ирешәбез. Башкарылган эшләр, казанышлар бик күп һәм алар турында сөйләргә, аларны күрсәтергә кирәк. Бу казанышлар безнең авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте «Август-Агро» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов һәм журналистларга уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.