Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Егор Тарнавский катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар Яңа Чишмә муниципаль районы агросәнәгать комплексының бүгенге торышы һәм аның киләчәк үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Тармакка дәүләт ярдәме чаралары, үсемлекчелекне, терлекчелекне, кече хуҗалыкларны үстерү, шулай ук инженер-техник тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Марат Җаббаров аграр секторга дәүләт ярдәме чараларын кулланырга һәм тармакны финанслау чараларында актив катнашырга өндәде. Аның әйтүенчә, әлеге инструментлардан нәтиҗәле файдалану документларны вакытында һәм сыйфатлы әзерләүгә бәйле. "Юнәлешләр күп, дәүләт программаларына төшенергә һәм активлык күрсәтергә генә кирәк", - дип билгеләп үтте министр.
Егор Тарнавский, хәзерге вакытта Яңа Чишмә муниципаль районының агросәнәгать комплексын үстерүдә үсеш нокталары билгеләнгән, дип ассызыклады.