Казан Ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсында һәм 2025 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурска 230 оешмадан һәм халык-сәнгать кәсепләре осталарыннан 468 төр продукция һәм хезмәтләр тәкъдим ителгән иде.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы «Россиянең иң яхшы 100 товары» дәүләт программасы кысаларында югары сыйфатлы товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне ачыклау, Татарстанның сыйфатлы продукция җитештерүчеләренең абруен күтәрү, чыгарыла торган товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру буенча төрле милек рәвешендәге предприятиеләр (шул исәптән кече һәм урта бизнес) эшчәнлеген кызыксындыру максатларында үткәрелә.
Ел саен үткәрелә торган конкурс алты номинация буенча узды: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәт күрсәтүләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр» һәм «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Азык-төлек товарлары» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Бу номинациядә иң яхшылар: "ЕЛМАЙ" тәэмин итү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (СПССК), "Казан сөт комбинаты" ҖЧҖ, "Алабуга Сөте" АҖ, "ЧЕЛНЫ-ИКМӘК" АҖ, "Казанның 3нче икмәк заводы" АҖ, "Кама" агросәнәгать комплексы" ҖЧҖ, "Агросила. Чаллы-МПК" ҖЧҖ, "Агросила-Сөт" ҖЧҖ, "Казан деликатеслары" ҖЧҖ, Г.Н. Ганиев ис. "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ, "Азбука сыра" ҖЧҖнең «Мамадыш заводы», "Татнефть-УРС" ҖЧҖ.
“Әлеге номинациядә катнашучылар үз хезмәтләре һәм талантлары белән республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә гаять зур өлеш кертәләр һәм алар Татарстан халкы һәм кунаклары тарафыннан лаеклы танылу алган сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле һәм иң еш кулланыла торган азык-төлек продуктлары җитештерәләр”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.