Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре күркәм традициягә әверелде һәм алар, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләрне ныгытып, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итү йөзеннән даими рәвештә уздырыла, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә. Атна саен ярминкәләргә күп төрле продукция: кош ите, сыер ите, дуңгыз ите, йомырка, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он һәм төрле кондитер әйберләре китерелә.
Ундүрт ярминкә атнасында 1 331,4 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Аерым алганда, 6 836,5 тонна яшелчә (шуның 4 114,3 тоннасы бәрәңге), 276,2 тонна үлчәүле сөт, 773,6 тонна шикәр, 1 890,7 мең данә тавык йомыркасы һәм 1022,0 тонна ит (шул исәптән 578,8 тонна сыер ите) сатылган. Ярминкәләргә продукция китерүне тәэмин итү өчен 14 322 берәмлек транспорт җәлеп ителгән.
Төрле ассортименттагы сыйфатлы продуктларын күпләр яратып өлгергән традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшләрен 2025 елның 28 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, шәһәр кешеләренең Яңа ел өстәленә кирәкле бөтен нәрсәне арзанрак бәяләрдән, турыдан-туры җирле фермерларның үзләреннән һәм җитештерүчеләрдән сатып алу мөмкинлеге булачак әле.