Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында агротехнология классын ачты. Чарада район башлыгы Вадим Никитин, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев һәм «РМ Агро» компанияләр төркеме генераль директоры Рифат Мотыйгуллин катнашты.
Мамадыш шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 7нче һәм 9 нчы сыйныфлар өчен «Агроинженерия» юнәлеше буенча яңа агротехнология сыйныфы ачылды. Профильле фәннәр буларак балалар химия, биология, физика, математика өйрәнәчәкләр, шулай ук агротехнология юнәлешендәге электив курсларны узачаклар.
“Һәр агроклассны ачу - педагогларның, АПК предприятиеләренең уртак эш һәм, әлбәттә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисенең зур ярдәме нәтиҗәсе. Без инвесторларга проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәтле һәм агротехнология классы педагогларына аерым рәхмәтебезне белдерәбез, аларның агробелем бирүне үстерүгә керткән өлешләре өчен кызыксындыру түләүләре каралган”, - диде Ленар Гарипов.
Районда агротехнология классы юнәлеше буенча эш 2021 елда ук оештырылган, әмма 2025 елда гына«РМ Агро» компанияләр төркеме инвесторы һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты ярдәмендә классны иң заманча технологик җайланмалар белән тәэмин итә алдылар.
Балаларга шөгыльләнү өчен класс физика, химия һәм биология буенча цифрлы яңа лабораторияләр, физика һәм биология буенча укыту-лаборатория җайланмалары комплектлары, укыту тренажерлары, утлар белән яктыртылган стендлар, химик элементларның электрон периодик системасы, күрсәтмә әсбаплар комплектлары һәм стендлар белән тәэмин ителәчәк.
“Агроклассны ачу — тармакның кадрлар резервын булдыруда беренче һәм принципиаль мөһим адым. Ышанам, гамәлдә булган муниципаль программалар белән берлектә проект сизелерлек нәтиҗәләр бирәчәк. Без туган җирендә калырга теләүче яшьләрне генә түгел, ә аграр өлкәдә сайлаган һөнәрендә үсәр өчен кирәкле компетенцияләргә ия булучы яшь буынны тәрбияли алачакбыз. Бу безнең районның тотрыклы үсешенә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген ныгытуга нигез булачак”, - дип билгеләп үтте Вадим Никитин.