«ВНИИЗЖ» ФДБУнең Татарстан филиалында яңа җитәкче билгеләнде

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов очрашу үткәрде һәм «ВНИИЗЖ» ФДБУнең Татарстан филиалы коллективына яңа директор вазыйфасына Мөбәрәков Айтуган Ризван улын тәкъдим итте.

«ВНИИЗЖ» ФДБУнең Татарстан филиалы - ул «Федераль хайваннар сәламәтлеген саклау үзәге» («Федеральный Центр Охраны Здоровья Животных») федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсенә караган лаборатория.

Айтуган Мөбәрәков Татарстанның Саба районында туган. Үзенең һөнәри карьерасында ул Татарстан агроснәгать комплексының төрле вазыйфаларында, химияләштерү чараларын куллануны оештыру бүлегенең 1 категорияле белгече вазыйфасыннан алып, «ВНИИЗЖ» ФДБУнең Татарстан филиалы директоры урынбасарына кадәр уңышлы эшләп килде.

Бүген ул рәсми рәвештә «ВНИИЗЖ» ФДБУнең Татарстан филиалы директоры вазыйфасына кереште.

Ленар Наил улы яңа җитәкченең югары профессиональ дәрәҗәсен ассызыклады һәм аның филиалның фәнни эшчәнлеген тотрыклы үстерүгә, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдына куелган бурычларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруга сәләтле булуына ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International