Татарстанда тагын 46 мең гектарда техник культураларны җыеп бетерәсе бар

2025 елның 13 декабре, шимбә

Кыр эшләренең барышы, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую һәм ремонтлау турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Агымдагы атна кыр эшләрен башкару өчен уңайлырак булды. Салкыннар кырларда калган көнбагыш һәм кукуруз мәйданнарын җыю өчен авыр техника кертергә, шулай ук шикәр чөгендерен шулай ук кырлардан чыгаруны активлаштырырга мөмкинлек бирде.

Узган 2 атнада 30 мең гектар җыелган, шул исәптән 8 мең га кукуруз һәм 22 мең га көнбагыш. Тагын 46 мең га мәйданда җыясы бар. Әлегеә җыелмаган шактый мәйданнар Түбән Кама (4,4 мең га), Бөгелмә (4,2 мең га) һәм Мөслим (4,2 мең га) районнарында кала.

Шикәр чөгендерен чыгару һәм эшкәртү дәвам итә. Шикәр заводларына 1 млн 322 мең тонна чимал китерелгән, 1 млн 308 мең тонна эшкәртелгән, 184 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр чыгышы -14,5%.

2026 ел уңышы өчен хуҗалыклар тарафыннан 123 мең тонна минераль ашлама сатып алынган - бу планлы чәчүлекләрнең гектарына 23 кг туры килә. Декабрьдә сатып алу активлашты, барысы 37 мең тонна ашлама сатып алу планлаштырылган, бу гектарга 5 кг-га күбрәк.

Бүгенге көнгә, көзге культураларга кертелгән күләмнәрне исәпкә алып, гектарга 50 килограммнан артыграк ашлама Тәтеш (75,1 кг), Әтнә (63,9 кг), Яңа Чишмә (62,8 кг), Чүпрәле (61,7 кг), Чистай (51,3 кг) районнарында алынган.

Ленар Гарипов техниканы көзге-кышкы саклауга вакытында һәм сыйфатлы итеп куярга кирәклеген билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы техникасының еллык эш циклы уртача 60 көн тәшкил итә, калганнары - саклау һәм ремонт чоры. Техниканың хезмәт итү срогы һәм җитештерүдә акчаларны артык сарыф итмәү нәкъ менә әлеге эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле.

Мәсәлән, еш кына тышкы тәэсирләр аркасында зыян килү ихтималды булган ашлык җыю комбайнын һәм киң колачлы чәчү комплексын дөрес саклаганда, узелларны һәм агрегатларны, резина детальләрне, шиннарны һәм чылбырларны ремонтлауга чыгымнарны булдырмау исәбенә сезонга 500 мең сумга кадәр экономия ясарга мөмкин.

Агымдагы ремонт сезонында шактый күп техниканы торгызу күздә тотыла. Барлык комплексны ремонтлау өчен 6,4 млрд сумнан артык акча кирәк булачак.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр шактый югары булганлыктан, аның эшкә яраклылыгын саклауның иң нәтиҗәле һәм экономияле ысулы - ремонтлау. Сыйфатлы итеп башкарылган капиталь ремонт техника ресурсының 80%ын торгызырга мөмкинлек бирә, бу инде аннан файдалану срогын күпкә озайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International