Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов рәислегендә аучылык ресурсларын хайваннар авыруларыннан яклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы территориясенә хайваннарда була торган йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы карары нигезендә кыргый кабан дуңгызлары санын киметү буенча чаралар үткәрелә.
2020 елдан башлап республикада аулауның барлык төре кысаларында 18 меңнән артык кабан дуңгызы ауланды.
Шулай ук Россия Федерациясе территориясендә африка дуңгызлар чумасын (АЧС) таратмау һәм бетерү чараларын гамәлгә ашыру буенча төбәкара хезмәттәшлек турында күрше төбәкләр белән дә килешүләр төзелде.