Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөтчелек тармагын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында республиканың сөтчелек тармагын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Рәисенең Дәүләт Советындагы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Комитет башлыгы Азат Хамаев Эксперт советының яңа рәисе, Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриевны тәкъдим итте һәм аңа таныклык тапшырды. «Безгә уңышлы хезмәттәшлек телим, – диде Азат Хамаев. – Безнең Эксперт советы закон чыгаруның һәм хокук куллануның актуаль мәсьәләләренә эксперт бәясе бирү өлкәсендә, шулай ук гражданнар ихтыяҗларына җавап бирә торган норматив җайга салуны таләп итә торган тормыш эшчәнлеге өлкәләрен ачыклау буенча актив эшләвен дәвам итәр, дип ышанам».

Татарстанда сөтчелек тармагы үсеше турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде. 

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табышның 65%ы терлекчелеккә туры килә. Шуның яртысы – сөттән. Соңгы 5 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 31%ка артты. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора.

«Агымдагы елның 11 аенда барлык категория хуҗалыкларда 2 млн. 177 мең тонна сөт җитештерелгән, – дип сөйләде Гөлүс Баязитов, – 2024 елга карата 75 мең тоннага артык яисә 103,6%. Бер сыердан 8122 кг сөт алынган, узган елга караганда 7,2%ка күбрәк. Авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү үсеше 2024 елга карата 7,8% булган. Әмма шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тискәре динамика күзәтелә».

Сөт җитештерүгә ярдәм итүдә, 1 кг сатылган сыер һәм кәҗә сөтенә республика бюджетыннан финанслана торган субсидия зур ярдәм итә, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Бу максатлар өчен апрель аенда 1 млрд 358 млн. сум җибәрелгән.

“2026 елда әлеге субсидия кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән, әмма ул керемнәре ил хөкүмәте тарафыннан кече эшкуарлык субъектлары өчен билгеләнгән чик күрсәткеченнән яисә 800 млн сумнан артмаган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә генә биреләчәк. Ягъни эре авыл хуҗалыгы оешмалары мондый дәүләт ярдәмен ала алмаячак. Шулай ук 800 млн.сумнан артык керемле урта хуҗалыклар да субсидия алучылар исемлегеннән төшеп калачак”, – дип белдерде Гөлүс Баязитов.

Республика 2030 елга барлык категория хуҗалыклар буенча сөт җитештерү күләмен 2 млн.600 мең тоннага җиткерергә тиеш, 313 мең тонна күбрәк яисә 2024 елга карата 114%, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Сөт җитештерүнең еллык артымы 52 мең тонна булырга тиеш.

“Максатчан индикаторларга ирешү өчен терлекчелек фермаларын һәм комплексларын модернизацияләү, аларны югары технологияле җайланмаларга күчерү, яңа терлекчелек объектлары, азык үзәкләре төзү, шулай ук сөт терлекчелегендә алдынгы мәгълүмати технологияләр кертү буенча эшне дәвам итәргә уйлыйбыз”, – диде Гөлүс Баязитов.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Татарстан сөт продукциясенең экспорт потенциалы белән кызыксынды. “Экспорт өчен зур резерв бар, әмма моның өчен тирәнтен эшкәртү, ягъни сөт ингредиентларын - сөт аксымнарын җитештерү кирәк”, – диде Гөлүс Баязитов.

Утырышта шулай ук Комитетның 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар. «Хисап чорында 13 закон проекты каралды, шуларның 9ы Татарстан Рәисе тарафыннан имзаланды. 10 утырыш үткәрелде, аларда 33 мәсьәлә каралды. Актив эшләвегез өчен барыгызга да рәхмәт», – диде Азат Хамаев, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International