Министрлык делегациясе эш сәфәре белән Балык Бистәсе муниципаль районында булып кайтты

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов һәм Дмитрий Яшин катнашындагы   делегация  Балык Бистәсе районы хуҗалыкларында булды. Сәфәрдә аларны муниципаль район башлыгы Радик Исламов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев озата  йөрделәр.
Беренче эш итеп, алар «Кама Агро» ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар. Бүген  биредә 657 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 385 баш сыер исәпләнә. Көнлек савым 5248 кг тәшкил итә.
Аннары Министрлык комиссиясе Балык Бистәсенең агротехника техникумы эшчәнлеге белән танышты, алар уку классларын һәм остаханәләрне карап чыктылар, соңыннан студентлар белән очрашу узды. Техникумда түбәндәге мәгариф программалары буенча 238 студент белем ала:
 - «Авыл  хуҗалыгын механикалаштыру»;
- «Автомобиль транспортына  техник хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау»;
- «Җәмагать туклануы продукциясе технологиясе»;
- «Авыл  хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын куллану һәм  ремонтлау»;
- «Пешекче, кондитер»;
- «Авыл  хуҗалыгы җитештерүе тракторчысы-машинисты»;
- «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар  буенча)».
Техникумда 54 хезмәткәр эшли. Ленар Гарипов,  авыл хуҗалыгы – икътисадның динамик үсештәге тармагы ул, дип  билгеләп үтте. 
«Сез үз тормышыгызны авыл белән бәйләп, дөрес юл сайлагансыз.  Татарстанның агросәнәгать комплексы елдан-ел үсә, инновацион технологияләр кертелә, заманча техника сатып алына һәм безгә сезнең кебек квалификацияле кадрлар кирәк», - диде министр урынбасары.
 Аннары делегация «Русский Мрамор» ЯАҖенең терлекчелек биналарын карап алды.  Күгәрчен симертү мәйданында 420 баш терлек  исәпләнә. Аннары «Кулон Агро» ҖЧҖдә булдылар һәм «Арыш Агро» ҖЧҖенең сөт-товар фермасы белән таныштылар. Яңа Арыш Мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Һәр урынбасар  үз юнәлеше буенча мәгълүмат бирде.
“Районда 1 нче декабрьгә терлекләр саны 13,5 мең баш тәшкил итә, узган елдагыдан  572 башка кимегән.  Иң күп кимү эре хуҗалыклардан Кулон-Агрода һәм Зюзинода күзәтелә.  Сыерларның кимүе дә шул ук хуҗалыкларда”, - диде Ленар Гарипов
Авыл хуҗалыгы идарәсе кече фермер хуҗалыкларына күбрәк игътибар бирергә, аларның проблемаларын аңларга һәм терлекләрне ашату, карау, үрчетү мәсьәләләрендә булышырга тиеш.
“Декабрь башында сез 2023 елга терлекчелек тармагын үстерү буенча юл картасын якладыгыз. Районга безнең теләгебез:  киләсе елда билгеләнгән   план буенча   катгый рәвештә эшләргә, терлекләрне карау һәм тукландыру буенча Министрлык биргән күрсәтмәләрне үтәргә”, - дип, йомгак ясады министр урынбасары.
Дмитрий Яшин игенчелек тармагындагы үсеш нокталары турында сөйләде. Рафаэль Фәттахов субсидияләр алу өчен документларны тиешенчә әзерләүгә басым ясады.
Аннары авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International