Татарстан Республикасында терлек һәм кош-корт сату буенча аналитика

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы сугым өчен тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт сату   буенча   Россиядә 6 нчы  урында тора.

Татарстан  Республикасында 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында барлык категориядәге хуҗалыкларда сугым өчен  терлек һәм кош-корт җитештерү күләме (тере үлчәмдә) 355,6 мең тонна тәшкил итте, бу 2021 елның гыйнвар-сентябрь айлары белән чагыштырганда 4,2 мең тоннага кимрәк.

Җитештерүнең  кимү  сәбәбе – авыл  хуҗалыгы  хайваннары  санының кимүе белән аңлатыла.

2022 елның 1 октябренә Татарстан Республикасында терлек һәм кош-корт  сату (җибәрү) 2021 елның шул ук чорына  карата - 99,9% һәм 2017-2021 елларның уртача күрсәткеченә карата 105,6% тәшкил итте.

Терлек һәм кош-корт сату структурасында кош-корт иң зур өлешне алып тора - 51%, мөгезле эре терлек - 25%, дуңгызлар - 24%.

Татарстан Республикасының 20 районында терлек һәм кош-корт сату  (җибәрү) күрсәткече 2021 ел дәрәҗәсеннән артып китә, 23 районда - 2017-2021 еллардагы уртача дәрәҗәдә.

Түбәндәге ТОП-5 район төбәктә иң күп терлек һәм кош-корт саткан  районнар:

· Тукай районы - 34,9%

· Актаныш районы - 8,7% 

· Питрәч районы - 8,4% 

· Зеленодольск районы  - 8,4% 

· Буа  районы  - 5,4%.

2022 елның  1 октябренә иң аз күләмдә терлек  һәм кош-корт саткан районнар  түбәндәгеләр: 

  • Чирмешән районы
  • Бөгелмә   районы
  • Спас районы
  • Кама  Тамагы районы
  • Әлмәт районы
  • Баулы  районы
  • Югары  Ослан районы.

2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында авыл  хуҗалыгы оешмаларыннан ит комбинатларына иң күп терлек җибәргән районнар түбәндәгеләр: 

  • Зеленодольск районы
  • Саба районы
  • Мамадыш районы
  • Арча  районы
  • Азнакай районы.

2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында нәселле терлек  сату Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Арча районнарында арткан.

Татарстан Республикасы районнарында терлек һәм кош-корт буенча тулырак статистика - яңа дайджестта (https://new.agropoliya.ru/analytics/digest/skot) «Аналитика» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International