«Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2022 елның 16 декабре, җомга

Татарстан җитештерүчеләре өчен иң абруйлы конкурсларның берсе -  “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре”  конкурсы   Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2003 елның  26 декабрендәге  № 1969-р күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә, ул «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасының төбәк этабы буларак үткәрелде һәм  быел әлеге  Программаның 25 еллык юбилее  билгеләп үтелә.
Конкурсның төп оештыручылары - Татарстан Республикасында стандартлаштыру һәм метрология үзәге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы конкурска актив медиаярдәм күрсәтә. 
  Конкурс, гадәттәгечә, биш номинация буенча уза, болар: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Хезмәтләр күрсәтү», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
Анда катнашу өчен республиканың бөтен почмакларыннан уникаль продукция тәкъдим ителә. Конкурста җиңү продукцияне базарда таныту инструменты булган «Татарстан Республикасының иң яхшы товары» логотибы белән маркировкалау хокукын бирә.
Конкурста бюджет булдыручы эре предприятиеләр генә түгел, ә бүгенге көндә икътисадның шактый зур өлешен тәшкил итүче  кече һәм урта бизнес вәкилләренең дә катнашуы сөендерә, әлбәттә. 
Продукциянең спектры да киң, болар - нефть продуктлары, төзелеш материаллары, корабльләр, автобуслар, металл савыт-саба, сөт, ит һәм шәраб-аракы продукциясе, медицина хезмәтләре, җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр һәм башкалар.
Конкурс нәтиҗәләре шуны раслый: республикада импортны алыштыру буенча актив эш алып барыла, инновацион проектлар кертелә, продукциянең яңа югары сыйфатлы төрләрен җитештерү үзләштерелә, ихтыяҗ зур  булган кирәкле хезмәтләр өлкәсе үсә.
2022 ел бәйгесендә 157 предприятие һәм оешмадан  334 төр товар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим  ителде: шулардан  130ы лауреат булды, 112се - I дәрәҗә дипломант  һәм 75е II дәрәҗә дипломант булды.
 2010 елда конкурсның оештыру комитеты тарафыннан югары приз булдырылды: “Татарстанның сыйфат лидеры” - ул кулланучылар өчен даими  рәвештә сыйфатлы һәм имин продукция җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче,  шулай ук конкурста иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән предприятиегә бирелә торган бүләк. 
2022 елда “Татарстанның сыйфат лидеры” призына түбәндәгеләр лаек булды:
"Казан дәүләт казна дары заводы" ФКП;
"Авангард" ҖЧҖенең "Карлы" Ит йорты   филиалы;
"Нәфис Косметикс" АҖ;
"7нче шәһәр клиник хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек  саклау идарәсе (ГАУЗ);
“Презент” ПКФ”  ҖЧҖ.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабына быел Татарстан Республикасыннан 143 төр продукция һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим  ителде,  шуларның 62се лауреат булды.
Республиканың берьюлы дүрт предприятиесе «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы Бөтенроссия конкурсының иң югары бүләкләренә лаек булдылар: 
 "Ватан горурлыгы" призына - «КАМАЗ» ГАҖ (ПАО);
“Сыйфат лидеры” призына - «ТАИФ-НК» АҖ; 
“Сыйфат тәме” призына – “Эмиз” сәүдә йорты» ҖЧҖ;
“Балачакны кайгыртып” призына – “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды.
 Шуны да әйтеп китәргә кирәк, күп еллар дәвамында Татарстан конкурска тәкъдим ителгән продукция күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерлык позицияләрен саклап кала, шуның  белән ул  төбәкнең тотрыклы сәнәгать һәм икътисадый куәтен күрсәтә, ә алынган югары бүләкләр республика товар җитештерүчеләренең продукция сыйфатын һәм конкурентлыкны  арттыру  буенча уңышлы эш алып баруын  күрсәтә.  
Республикабыз үсешендә яңа офыклар, дөньякүләм чаралар уздыру, туристлар агымы арту - болар барысы да Татарстанда җитештерелгән товарларның сыйфат һәм ышанычлылык үрнәге булып саналуына этәргеч бирә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International