ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2022 ел
җомга

28 - 30 июльдә Калининград өлкәсенең Сокольники поселогында АПК өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2022» күргәзмәсе уза. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

Казанда республикада беренче «Фермер утравы»н ачу тантанасы булды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары хәзер җирле фермерларның продукциясен Казан шәһәре, Батыршин ур., 20а адресы буенча урнашкан «Пятерочка» сәүдә челтәре кибетендә сатып ала алачаклар.


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

27 июльдә Азнакай муниципаль районының «Марс» ҖЧҖендә урып-җыю кампаниясе башлануга багышланган киңәшмә узды.  Киңәшмәдә Россия  Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты Ягъфәров Азат, район башлыгы Шәйдуллин Марсель, АПК ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЭЭМ җитәкчеләре катнашты. Урып-җыюны оештыру, техника һәм янгын куркынычсызлыгы, уңышны  саклау, көзге культураларны чәчү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Векторны бүгенге көндә АПК хезмәткәрләре  Һөнәр берлегенең республика, край, өлкә һәм шәһәр оешмалары  яшьләр советларының әйдәп баручы көче булган  яшь егетләр һәм кызлар, булачак һөнәр берлекләре  активлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, профильле уку йортлары студентлары билгеләячәк.

Көз көне агробизнес җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча «АПКда цифрлы трансформация» курсының чираттагы агымы башлана.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Республика ветеринария лабораториясе» дәүләт бюджет учреждениесендә булды. Бүлекләр буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде. Лаборатория эшчәнлеге белән шулай ук министр урынбасары Ленар Гарипов, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев та танышты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр милекчеләренә, бигрәк тә җирләрен  чүп үләне басып  киткән затларга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штрафлар күләмен  арттыру турында хәбәр итә.

2022 елның мартыннан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында авыл  хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләр эшчәнлеген  комплекслы автоматлаштыру башланды.

26 июльдә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков Кукмара муниципаль районының «Сосенка»  сәламәтләндерү-ял итү учреждениесендә (лагерьда) «Индустрия 4.0» дигән темага  «Цифр дәресе» үткәрде.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Сөт базарын өйрәнү үзәге һәм The DairyNews мәгълүмат агентлыгы 2022 елның 1 августыннан 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Сөткә – юл!” унынчы – юбилей   автохәрәкәтен уздырачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International