Бурыч: агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең реаль керемнәрен арттыруга ирешү

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлеге  Татарстан республика комитетының VI пленумы көн тәртибендәге төп тема   агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүе үтәлешен карау булды, аның төп максаты - җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм күләмнәрен үстерү исәбенә хезмәткәрләрнең реаль керемнәрен системалы рәвештә арттыру, шулай ук хезмәт эшчәнлеге процессында хезмәткәрләрнең тормыш иминлеген  һәм сәламәтлеген тәэмин итү. Утырыш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конференц-залында узды,  анда башлангыч һәм район һөнәр берлекләре  оешмалары рәисләре, Һөнәр берлегенең  республика комитеты, Тармак комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аппараты вәкилләре һәм тармакның эш бирүчеләре катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы Һөнәр берлеге  федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина узып  баручы 2022 елда Һөнәр берлеге алдында торган бурычларны уңышлы хәл итүдә актив хезмәттәшлек  итүчеләрнең барысына  да    рәхмәт белдерде.

2022-2024 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүенең үтәлеше турында үзенең нотыгында социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Булат Гарифуллин сөйләде.         

 Ул Килешүнең яңа редакциясе агымдагы ел башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең республика оешмасы, Эш бирүчеләр берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе тарафыннан имзалануын билгеләп  үтте. “Һөнәр берлеге  инициативасы буенча  Тармак килешүендә авыл хуҗалыгында реаль хезмәт хакы дәрәҗәсен республика икътисады буенча уртача хезмәт хакыннан   80%ка  кадәр җиткерү, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы структурасында тариф өлешен 70%ка җиткерү, хезмәт хакын даими индексацияләү кебек күрсәткечләр беркетелде”, - дип билгеләп үтте спикер үз нотыгында.  Һәм тармак буенча бүгенге көнгә булган күрсәткечләргә җентекләп тукталды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин 2022 елда тармак   эшчәнлегенә кыскача нәтиҗә ясады. Ул, Министрлык тарафыннан авыл хуҗалыгында реаль хезмәт хакы дәрәҗәсен республика икътисады буенча уртача хезмәт хакыннан  80%ка  кадәр җиткерү бурычы куелды, дип билгеләп  үтте.  Илфир Мусин, эш күрсәткечләрен бәян итеп, әлеге саннарга авыл кешесенең көндәлек тырыш хезмәте салынган  булуына  аерым игътибар юнәлтте.

Утырышта катнашучыларны Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге әйдәүче белгече Гөлнара Хәмидуллина чыгышы да кызыксындырды, аның  чыгышы авыл җирлегендә торак шартларын яхшырту программаларына багышланган иде.

Пленумның көн тәртибендә тармакта хезмәтне саклау, алып барыла  торган    мәгълүмат эше һәм һөнәр берлеген цифрлаштыру, шулай  ук 2023 елга Һөнәр берлеге бюджетын булдыру мәсьәләләре, керемнәр һәм чыгымнар сметасының төп күрсәткечләре каралды һәм шуларга  бәйле чыгышлар тыңланды.

 Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре  федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров үз чыгышында Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасына һәм барлык оешма   әгъзаларына хезмәткәрләрнең хокукларын һәм гарантияләрен яклау өлкәсендә ирешкән бүгенге уңышлары өчен рәхмәт белдерде.  Ул,   тармакның һөнәр берлекләре оешмалары тарафыннан бүген гражданнарның тормышын яхшырту, хезмәт хакын арттыру, нәтиҗәле эш белән тәэмин итүгә  ирешү, хезмәтне һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауны тәэмин итү, хезмәт законнарының үтәлешен системалы контрольдә тотуны оештыру буенча күпкырлы планлы эш алып барыла, дип билгеләп  үтте. Ул коллегаларына, бүген Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең билгеләнгән максатны  тормышка ашыру темпларын киметмәскә кирәк, дигән теләк  белдерде.

 “Бүгенге сөйләшү   бик конструктив һәм эчтәлекле  булды. Мөһим мәсьәләләр  төрле яктан яктыртылды. Бүгенге утырышка, гомумән, 2022 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, безнең уртак нәтиҗәле хезмәтебез, бер-беребезне аңлавыбыз һәм һәрьяклап  ярдәмләшүебез  өчен барыгызга да тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Без бүген авылда реаль тормышны  һәрьяклап күрә һәм белә торган структура, тармак хезмәткәрләрен борчый торган   проблемалар буенча беренчел мәгълүмат безгә килә. Шунысы куанычлы, төп бурычларны хәл иткәндә, без эш бирүчеләр белән дә, хакимият белән дә бер-беребезне тулысынча аңлап эш итәбез.  Яңа  елда да    сезгә  барыгызга  да нык сәламәтлек һәм куелган  планнарның уңышлы тормышка ашуын телим”, - диде Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең  Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, утырышка йомгак ясап.

Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлеге Татарстан Республика комитетының VI Пленумы социаль партнерлыкны ныгыту һәм үстерүдә актив хезмәттәшлек иткән һөнәр берлекләре  оешмалары  җитәкчеләрен, эш бирүчеләр вәкилләрен Һөнәр берлегендә  аерым казанышлары  өчен  Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләү белән тәмамланды.   

 «Социаль партнерлык өчен» күкрәк тамгасы  белән “Татагрохим” ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин бүләкләнде. Донецк һәм Луганск Халык республикалары халкына битараф булмаган мөнәсәбәтләре һәм риясыз ярдәмнәре өчен “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖенең башлангыч һөнәр берлеге оешмасы Татарстан  Республикасы  Һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Намуслы хезмәте һәм һөнәр берлегендә актив эшчәнлеге өчен Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең Тәтеш район һөнәр берлеге оешмасы рәисе Виталий Ерастовка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Социаль партнерлыкны үстерү буенча Һөнәр берлеге белән актив хезмәттәшлек  иткәннәре өчен республика Тармак комиссиясе әгъзалары: Татарстан  Республикасы  Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең башкарма директоры Гөлфирә Ризаева һәм «Агрокөч» АҖенең социаль үсеш буенча баш белгече Гөлнара Равзиева Россия  Федерациясе  АПК хезмәткәрләре  Һөнәр берлеге Татарстан республика комитетының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International