Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә якынча 1,4 млрд. сумлык продукция сатылган

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Республикада  гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  дәвам итә. Алар 10 сентябрьдән башлап Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама районының  3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда уздырыла.

Узган 14 ярминкә нәтиҗәләре буенча 1393,7 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 16554,7 тонна яшелчә, шул исәптән 10177,7 тонна бәрәңге, 224,2 тонна үлчәүле сөт, 1560,5 тонна ит, шул исәптән 925,8 тонна сыер ите, 500 тоннадан артык он, 1 млн. 800 мең данә йомырка. Ярминкәләрне уздыруда 32 муниципаль район катнашкан, 13962 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. 

Быел соңгы ярминкә 24 декабрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International