7 декабрьдән «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен «АПКның җитештерү (операцион) нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча укулары башланды. Бүген курсларны ябу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов катнашты.
Түгәрәк өстәлләр, тренинглар, семинарлар үткәрү кысаларында муниципаль районнар мисалында АПКда җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү проектлары, авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләү, сугарулы игенчелектә югары уңышлы культуралар үстерү, игенчелек тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм инновацияләр кертү, игенчелектә биопрепаратлар җитештерү һәм куллану, үзебезнең илнең перспективалы авыл хуҗалыгы культуралары сортларын җитештерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү, авыл хуҗалыгы иминләштерүенә дәүләт ярдәме, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдәге законнарны һәм экологик таләпләрне үтәү, авыл хуҗалыгын техник тәэмин итүгә һәм модернизацияләүгә инвестицияләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Марат Җәббаров үз чыгышында узып баручы елга төп йомгакларны ясады.
“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан киләсе ел уңышы өчен гектарга 80 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар кертү бурычы куелды. Туфракның уңдырышлылыгын саклап калу өчен кимендә 80 мең гектарда известьлау үткәрергә кирәк. Сидераль парларга һәм арадаш чәчүлекләргә җитди игътибар бирергә. Сатып алына торган авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын кайтару инде бүген үк игътибар үзәгендә булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте министр.
Тармакны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт актуаль. Шуңа күрә уку кысаларында коллектив белән идарә итүнең психологик-педагогик нигезләре, эш вакыты белән нәтиҗәле идарә итү (тайм-менеджмент), дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәттә хезмәткәрләрнең эшчәнлеген мотивацияләү һәм башкалар буенча тренинглар һәм мастер-класслар үткәрелде.