«Фермер мәктәбе» Татарстанның авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле 40 фермер әзерләп чыгарды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» проекты тәмамланды. Проектның  бу  агымында 40 тыңлаучы катнашты, катнашучылар теоретик белемнәрен ныгыттылар һәм алдынгы агропредприятиеләрдә практика уздылар, «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» белгечлекләре буенча үзләренең бизнес-планнарын эшләделәр. Бизнеска яңа килүчеләр нульдән табышлы агробизнес  башларга өйрәнделәр, ә аларның тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре үз хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген арттырдылар.  Белем бирү программасы Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

 «Фермер мәктәбе» ябылу тантанасында Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Казан дәүләт университеты ректоры Айрат Вәлиев, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры урынбасары Булат Хәйретдинов катнашты.

«Бүгенге көнне чын  мәгънәсендә тарихи көн дип атарга була.  Без «Фермер мәктәбе»нең өченче уку агымын рәсми рәвештә яптык һәм яңа 40 авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә нәтиҗәле  эшчәнлеккә юл ачтык. Мин ышанам,  бу  мәктәпне укып чыгучылар үз идеяләрен тормышка ашырырлар, алга  таба  да  белемнәрен  арттырып, республикабызның агросәнәгать комплексында  амбициоз планнарны тормышка ашырырга ярдәм итәрләр. Проектның уңышлы тормышка ашуына без бик шат. Безнең тыңлаучылар арасында төп 

белемнәре буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучыларның күп булуы безне сөендерә, алар безнең уникаль программаны  зур кызыксыну белән үзләштерделәр», - дип билгеләп үтте директор Ләлә Кудерметова.

Проектта катнашучылар да үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Алар бизнес үсешенә “Фермер мәктәбе”нең  яңа этәргеч бирүен  билгеләп  үттеләр.  Проектта  катнашучылар уку йомгаклары буенча  үзләренең финанс, юридик белемнәрен арттырдылар, дәүләт һәм банк ярдәме чаралары турында күп нәрсә белделәр, уңышлы эшләүче эшкуарлар  тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Чара «Фермер мәктәбе»ндә укып чыгучыларга “Фермер хуҗалыгы  агробизнесы” программасы буенча дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшыру белән тәмамланды. Уку курсын тәмамлаучыларны котларга проект дәвамында әти-әниләренә көч биреп торган   аларның  балалары да килгән иде.

«Фермер мәктәбе» өч агым эчендә Татарстан авыл хуҗалыгы өчен барлыгы 100дән артык  аграр-белгеч әзерләп  чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International