“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә 2022 елның 13 декабреннән 15 декабренә кадәр «Икътисадта цифрлы трансформация» квалификация күтәрү программасы буенча укулар узды.
Укуларның практик өлеше Татарстан Республикасы Арча районының «Возрождение» АФ” ҖЧҖендә узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры вазыйфаларын башкаручы Николай Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин, Арча муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Абдуллин катнашты.
Семинарны ачып, министрның беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы процессларын цифрлаштыру – җитди һәм кирәкле адым, дип билгеләп үтте. “Киләчәктә заманча техник алгарыш өстенлекләреннән файдалану өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә цифрлы технологияләрне бүген үк мөмкин кадәр күбрәк кертергә кирәк”, - дип ассызыклады Наил Залаков.
«Возрождение» АФ” ҖЧҖ генераль директоры Илгизәр Садыйков авыл хуҗалыгы оешмаларында кулланыла торган программачыл продуктлар турында сөйләде. Ул аларның бүген авыл хуҗалыгы җитештерүенә идарә итүдә аның үсешенә ярдәм итүче нәтиҗәле инструментлар булып торуын билгеләп үтте.
Дүрт ел эчендә 399 миллион сум инвестиция кертелгән. 2022 елда 31,8 процентка күбрәк табыш алганнар. Уртача айлык хезмәт хакы - 35446 сум.
“Моңа кадәр тәүлеккә 8 тонна сөт сауган булсак, хәзер бу күрсәткеч 25 тоннага җитте. Бер сыердан уртача 4331 килограмм сөт савылган булса, хәзер - 8772 килограмм. Цифрлаштыру 2018 елда кертелә башлады, чагыштыру өчен китерелгән күрсәткечләр шушы елга кадәр булган чорга карый. Еллык акчалата керем ул чактагы 101,197 млн сумнан 418 млн сумга кадәр артты”, - дип сөйләде Илгизәр Садыйков.
Терлекләр белән идарә итү программасы һәр сыерның җитештерүчәнлеге һәм сәламәтлеге турындагы мәгълүматны автомат рәвештә җыя һәм эшкәртә. Моңа кадәр 600 көнгә кадәр каплатылмаган сыерлар булган. Хәзер аз сөтле, сәламәт булмаган сыерларны яраксызга чыгаралар. Тәүлеклек уртача савым 15-20 литр булган сыерлар турында сүз дә була алмый, күпчелек сыерлар тәүлеккә уртача 30 литр сөт бирәләр.
Агымдагы елда агросәнәгать комплексының финанс нәтиҗәләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин чыгыш ясады. Ул, теләсә кайсы предприятиенең уңышы күбесенчә хезмәткәрләрнең мотивациясенә бәйле, дип билгеләп үтте.
«Тармак буенча 10 айда 1 хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы 38330 сум булды, узган елның шул ук чорына карата үсеш 20% тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы икътисад буенча уртача хезмәт хакына карата 76% дәрәҗәсендә кала», - дип әйтте ул.
"РИВЦ" АҖ хезмәткәре Илназ Гәрәев республикада гамәлгә ашырыла торган агробизнесны цифрлы үстерү проектлары турында сөйләде. Иң әһәмиятлесе - Агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итү буенча комплекслы программа. Программа өч этапны күздә тота, аларның берсе - “АПК цифрлы трансформацияләү” квалификация күтәрү курсы. Курсның соңгы агымы декабрь башында тәмамланды, алдагысы 2023 елда көтелә.
Шулай ук семинарда республика агросәнәгать комплексы белешмәләренең бердәм цифрлы системасын тәкъдим иттеләр, ул күптән түгел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасы статусына ия булды.