Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 636 354 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
2022 елның 12 декабренә 431488 баш мөгезле эре терлек унификацияле 11 санлы номерлар белән идентификацияләнгән. Бу гомуми саннан 68% тәшкил итә.
Мөгезле эре терлекләргә номерлар бирү буенча түбәндәге районнар лидерлар:
- Мөслим,
- Әтнә,
- Апас районнары.
Артта калган районнар:
- Актаныш,
- Азнакай,
- Яңа Чишмә районнары.
Ел ахырына кадәр терлекләрне идентификацияләү процессын тәмамларга кирәк. Хәзер һәркөнне уртача 4135 баш терлек теркәлә. Бу эшне 31 декабрьгә кадәр тулысынча төгәлләү өчен темпны арттырырга һәм көнгә бу санны 10,782 башка җиткерергә кирәк.