ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы Президиумы Әхмәт Биккининны 65 яшьлек юбилее белән котлады. Ул, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген тракторчы булып  эшләүдән  башлый. Кама Тамагы районы хуҗалыкларында баш инженер, шулай ук ТАССР Авыл  хуҗалыгы  техникасы дәүләт комитетының Кама Тамагы район җитештерү берләшмәсендә баш инженер булып эшли, ТАССР Авыл  хуҗалыгы  техникасы дәүләт комитетының Кама Тамагы район җитештерү берләшмәсенең Тәмте махсус бүлекчәсендә  идарәче вазыйфаларын  башкара. Аннары Әхмәт Биккинин Кама Тамагының Хуҗалыкара төзелеш  оешмасы (МСО) ААҖ генераль директоры, «Тәмте агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры, “Тәмте МТСы” ААҖ директоры булды. Хәзерге вакытта “Чулпан” фирмасы” КФХ башлыгы.

2022 елда Россельхозбанк Татарстанның кече хуҗалыкларына сезонлы эшләргә 1,2 млрд сум акча җибәргән. Барлык акчалар диярлек ташламалы ставка буенча бирелгән.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ул Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов рәислегендә узды.

Татарстан Республикасының Кайбыч районы Ульянково авылында 2023 елда бер үк вакытта 6800 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3400 баш сыер тоту мөмкинлеге булган сөтчелек комплексы төзү планлаштырыла. Мондый  зур  төзелешне «Август-Агро» идарәчел компаниясе башлый, ул  «Август» компаниясенең пестицидлар җитештерү буенча  үзебезнең алдынгы  авыл  хуҗалыгы   бизнесына   идарә итә. Бу Идел буенда һәм Россиянең Көнчыгыш төбәкләрендә эре мөгезле терлекләрне бәйсез тоту буенча иң зур комплекс булачак (big-box автоматик кросс-вентиляция белән).  Шул  ук  вакытта аның мәйданы 50 гектардан да азрак булачак, чөнки ул «моноблок» технологиясе буенча төзеләчәк, бу «барысы да бер түбә астында» принцибы буенча барлык  терлекләрне 2 зур бинада (сыерлар һәм яшь терлек өчен аерым)   урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Үзбәкстан Республикасы Сурхандарь өлкәсенең  Хоким Тура Боболов җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы холдинглары һәм компанияләре вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә чираттагы актуаль тема - 10 район буенча шикәр чөгендере әзерләү һәм Татарстан Республикасында 2 шикәр заводының эше.

“Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы” Бөтенроссия  конкурсының республика этабына йомгаклар ясалды. Әлеге конкурсның  максаты -  җәмәгатьчелек игътибарын социаль мәсьәләләрне оешмалар  дәрәҗәсендә  хәл итү мөһимлегенә юнәлтү  һәм ул  2000 елдан башлап - ел саен,  2010 елдан  - 2 этапта: төбәк һәм бөтенроссия этапларында  үткәрелә. Конкурста катнашучыларның эш нәтиҗәләрен бәяләүче эксперт комиссиясенә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республиканың өчьяклы комиссиясе вәкилләре керә.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Республика умартачылары яңадан һөнәри  әзерлек уздылар. Шушы көннәрдә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКА) дипломнар тапшыру тантанасы узды. Шуны әйтергә кирәк, әлеге юнәлештә бу беренче чыгарылыш. 2023 елның февраленнән  яңадан әзерләүнең алдагы курсы эшли башлаячак. Бу умартачылык тармагында республиканы квалификацияле белгечләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының өченче этабы төгәлләнеп килә. Ике ай дәвамында яшь фермерлар хуҗалыкла эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, республиканың алдынгы агросәнәгать предприятиеләрендә практика уздылар. Белем бирү программасы Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Республикада 10 сентябрьдән Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында,   Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә  26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International