«Ел агроинвесторы - 2022» илкүләм премиясе: Татарстан мелиораторлары финалистлар

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

3 февральдә Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә ел саен үткәрелә торган «Ел агроинвесторы - 2022» III илкүләм  премиясе конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.  Тантанада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Россиянең АПК һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары хуҗалары һәм җитәкчеләре катнашты. 
2022 ел номинантлары арасында дистәләгән катнашучылар: миллиардлаган әйләнешләре белән агрохолдинглар да, зур булмаган фермер хуҗалыклары да бар, әмма  аларны бер теләк – үсешкә, үз бизнесын  гына  түгел, ә илне үстерүгә   омтылу берләштерә.
“Ел агроинвесторы – 2022” илкүләм премиясе финалистлары  арасында  бердәндер    мелиорация  учреждениесе – ул  “Татмелиоводхоз”  идарәсе. Татарстан компаниясе Татарстанда су объектларын һәм гидротехник корылмаларны торгызу буенча актив эшчәнлек өчен “Социаль-җаваплы инициатива” номинациясе буенча   финалга  кадәр җитте. 
“Ел агроинвесторы – 2022”  илкүләм премиясе   “Агроинвестор” проекты белән гамәлгә куелды. Премиянең максаты — эшлекле бергәлекнең игътибарын агроөлкәдән - агросәнәгать комплексы, азык-төлек җитештерүе, технологияләр, фәнни, логистика һәм АПК өчен башка чишелешләр өлкәсеннән кешеләренең һәм компанияләренең уңышларына  һәм казанышларына юнәлтү,  тармак өчен уникаль һәм алга киткән продуктларга һәм стартапларга җәлеп итү.  Бу - һөнәри өлкәдә елның төп вакыйгасы, Россия территориясендә эшчәнлек алып баручы, эшкуарлык мохитен   уңышлы үстерүнең  төп нигезен тәшкил итүче  талантлы бизнесменнарны, компанияләр җитәкчеләрен, инвесторларны һәм иҗтимагый фигураларны объектив һәм лаеклы бәяләргә мөмкинлек бирә торган иҗтимагый әһәмиятле  чара. 
Премиянең эксперт советы әгъзалары, шулай ук “Агроинвестор” журналы редакциясе күрсәтелгән  тәҗрибәләр, проектлар һәм казанышлар өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Агроинвестор” журналының баш мөхәррире Инна Ганенко,  узган ел аграрийлар өчен катлаулы булды,  чөнки аларга яңа   шартларда эшләргә туры килде, әмма алар, бернигә  карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүен  арттыра, яңа рекордларга ирешә алдылар, дип чыгыш  ясады.  
“Премия тагын бер кат агросәнәгать комплексының мөһимлеген ассызыкларга, тулаем икътисад үсешендә  авыл хуҗалыгының роле турында барысының  да  исенә төшерергә юнәлтелгән. Катнашуга заявка бирүчеләрнең барысына  да  рәхмәт, премия шартларыннан  чыгып,  алар арасыннан  иң яхшыларын сайларга туры килә, һичшиксез, АПК продукциясен җитештерүчеләрнең барысы да иң югары бүләкләргә лаек!”- диде Ганенко.
Чараның төп максаты - АПКда заманча эшкуарлыкны популярлаштыру, бизнес алып баруның нәтиҗәле модельләрен булдыру, шулай ук иң кызыклы проектларга, эшкуарларга һәм авыл хуҗалыгы компанияләре җитәкчеләренә игътибарны арттыру.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International