2022 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясе 417 млн доллар күләмендә экспортланды, бу 2021 ел дәрәҗәсенә карата 6,9%ка күбрәк. АПК продукциясе 54 илгә җибәрелгән. «Хәләл» продукция җитештерү юнәлеше уңышлы үсә, аның экспорт күләме 2020 елдан башлап 2,6 тапкыр артты (2,5 млн. доллардан 6,5 млн. долларга кадәр).
Ислам кануннарына туры килә торган продукция җитештерүчеләр санының артуы да әлеге юнәлешне үстерүгә ярдәм итә.
Шуларның берсе быел «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә эшли башлады. “Казан деликатеслары” («Казанские деликатесы») ҖЧҖ ит продукциясе (сосиска, сарделька, пешерелгән, ярымысланган, ысланган, чи килеш какланган, чи килеш ысланган итләр, казылыклар, ветчиналар, суытылган сыер итеннән, ат, күркә, тавык итеннән ит деликатеслары) җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
Хәзер сертификат алу процессы бара. «Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең ветеринария-санитария экспретизасы лабораториясе мөдире Резидә Миндубаева сүзләренә караганда, продукция катгый контроль уза. "Хәләл стандартлары буенча продукция җитештерү предприятиенең үзендә генә түгел, ә һәр өлкәдә аерым таләпләрне үтәүне таләп итә. Хайванның нинди шартларда һәм ничек тотылуы, терлекнең ничек чалынуы исәпкә алынырга һәм, әлбәттә, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган бернинди матдәләр кулланылырга тиеш түгел. Без моны җентекләп күзәтәп һәм тикшереп торабыз"
Ит җитештерүеннән тыш, предприятиедә кондитер һәм икмәк-күмәч продукциясе җитештерү цехы да бар. Монда шулай ук барысы да катгый контрольдә асында эшләнә, пальма мае, маргарин юк. Тәмләткечләр һәм буяулар өчен шулай ук натураль әйберләр генә кулланыла.
Җитештерелгән продукция «Казан деликатеслары» («Казанские деликатесы») сәүдә челтәрендә сатыла. Тиздән биредә Татарстанның төп җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Предприятие җитәкчелегенең планнарында - терлекчелек белән шөгыльләнү. Алар җитештерүне югары сыйфатлы үз чималлары белән тәэмин итәргә уйлыйлар.