Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы токымлы умартачылыкка ярдәм күрсәтәчәк

2023 елның 3 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә республика умартачылары белән киңәшмә узды.  Көн тәртибендә Татарстан Республикасында токымлы умартачылыкны үстерү мәсьәләсе.
Безнең республика Россиядә умартачылыкны үстерү буенча лидерларның берсе булып тора. 2022 елда гына да тулаем 9 мең тоннадан артык  бал җитештерелде. Татар умартасы (татар популяциясе белән  урта рус токымлы умарта) аерым игътибарга лаек. Кызганычка каршы, әлеге токымның юкка чыгу куркынычы бар. Моның сәбәбе - тиешле контроль булмау һәм селекция эшенең өзлексез алып барылмавы.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәсел хуҗалыкларына ярдәм күрсәтә башлаячак. Аларга татар популяциясе белән  умарта пакетларын сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр биреләчәк. 2023 елда республика территориясендә эшли торган 3 нәсел хуҗалыгы ярдәмгә өметләнә ала. Ләкин бу гына әле республиканың яхшы нәсел материалына  булган  ихтыяҗын тәэмин итү өчен җитмәячәк. 
Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәсел эшчәнлеген алып барырга теләге  булган   умартачыларның инициативасын хуплаячак.
Киңәшмә барышында ана  кортларны  сатуга субсидияләр билгеләү, шулай ук Карпат умарталары токымы буенча нәсел репродукторларын булдыруга рөхсәт бирү мәсьәләләре күтәрелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International