Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2022 елгы тышкы икътисадый эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
2022 ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме агымдагы бәяләрдә 417 млн доллар тәшкил иткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 6,9 процентка артыграк. Агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы икътисадый эшчәнлекнең 160 катнашучысы экспортлый, төрле продукция дөньяның 54 иленә чыгарыла.
Экспортның 71 проценты май тармагы продукциясенә туры килә. Күләме буенча икенче урында – терлек азыгы һәм хайваннар өчен азык өстәмәләре, алкогольле продукция һәм майлы культуралар. Узган ел сөт продукциясен экспортлау да 2,5 тапкыр арттты.
“Хәләл” стандарты буенча җитештерелгән продукцияне экспортлауны үстерү буенча Министрлык тарафыннан актив эш алып барыла. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 100дән артык «Хәләл» продукция җитештерүче бар, шул исәптән 20 компания экспорт юнәлешендә эшли.
"Хәләл» продукциянең төп импортерлары - БДБ илләре, Монголия, Палестина, Бразилия, Гыйрак, Мисыр илләре.
Тулырак мәгълүмат - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы язмада.