ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Гомуми белем бирү өлкәсендә укыту-методик һәм фәнни басмаларны сертификацияләү органы тарафыннан Төбәкара инновацион технологияләр үзәге белән берлектә 2022 елның 1 февраленнән 31 октябренә кадәр иң яхшы дәреслеккә, уку әсбабына һәм монографиягә IX Бөтенроссия инновацион иҗтимагый конкурсы үткәрелде. Конкурста аерым галимнәр, педагоглар, авторлар коллективлары, шулай ук алар белән эшләүче нәшриятлар да катнаша алды.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Цифрлы трансформация  ассоциациясе 25 ноябрьдә  Чебоксарда цифрлы трансформация буенча стратегик сессия үткәрде.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Урып-җыю эшләре чорындагы  актуаль тема  - авыл хуҗалыгын техник һәм технологик модернизацияләү буенча фикер алышабыз.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген республика кооператорлары Бердянскига 4 тонна гуманитар йөк җибәрделәр. Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе составында хәрбиләргә һәм Донбасс халкына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча оператив төркем эшли. Идарә аппараты белгечләре кирәкле товарлар исемлеген булдырдылар, болар: резина итекләр, электр плитәләре, җылы киемнәр, җылыту өчен мичләр, рацияләр.

   Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты балалар өчен  эремчек линиясен  яңа ике тәм белән киңәйтте, болар - кура  җиләге  һәм ананас.  Эремчек составына нормальләштерелгән сөт, әчетелгән сөт микроорганизмнары  оеткысы һәм туңдырылган җиләк-җимеш кисәкләре керә.


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан аграр югары уку йортларының 12 студенты Россельхозбанкның стипендия программасына керделәр. Исемле стипендия  сертификатларына  Казан дәүләт аграр университетының 5 иң яхшы студенты  һәм аспиранты, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең  5 иң яхшы студенты  һәм аспиранты ия  булдылар.

Агрокөч 19 ноябрьдә шикәр чөгендере уңышын җыюны  төгәлләде.  Аны  җыюда  махсус чөгендер  җыю комбайннары, төягечләр, чөгендер сабакларын кисү һәм аны чистарту  өчен билгеләнгән дефолиаторлар, шулай ук җыйган чөгендерне  ташу  өчен машиналар  эшләде.

19 ноябрьдә Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков кыр эшләренең барышы турында хисап тотты.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

10 сентябрьдән республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында,  Чаллыда һәм Зеленодольск   районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында, шулай  ук  Татарстанның 26 муниципаль районында төрле даимилектә уза.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Венгриянең Казандагы консуллыгының Генераль консулы Сергей Сюч булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International