Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Кукмара районында чираттагы «Цифр дәресе»н үткәрде. Ул Мултан (Починок-Кучук) урта мәктәбенең 7 - 11 нче сыйныф укучыларына һава торышын фаразлый торган технологияләр турында сөйләде.
Укучылар дәрес барышында атмосфера күренешләрен үлчәү, анализлау һәм фаразлау процессларының ничек баруы, метеорадарларның һәм метеозондларның ни өчен кирәклеге, исәпләүләрдәге хаталарны ничек төзәтеп булуы, күрсәткечләрнең ничек дөрес кулланырга мөмкинлеге һәм ясалма интеллектның ничек ярдәм итүе турында мәгълүмат алдылар.
Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресе» – ул укучыларга цифрлы компетенцияләрне үстерергә һәм һөнәр сайлауда ярдәм итә торган Бөтенроссия белем бирү проекты.