Татарстан Республикасында кече хуҗалыклар: 2022 елга хисап

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

4 февральдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларның  эшчәнлеге  турында сөйләде.
Узган ел барлык категория хуҗалыклар буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 333,5 млрд.сум булган, узган ел белән чагыштырганда үсеш 25,6% тәшкил итә. 
Авыл хуҗалыгы оешмаларында продукция җитештерү  41,6%ка арткан, фермер хуҗалыкларында – 35,3% ка, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 3,9%ка.   
Тулаем продукция күләмендә авыл хуҗалыгы оешмалары өлеше – 57,3%, фермер хуҗалыкларыныкы – 10,5%, шәхси ярдәмче хуҗалыкларныкы  32,2% тәшкил итә.
Ил буенча җитештерелгән  тулаем авыл  хуҗалыгы продукциясе күләмендә  Татарстан Республикасы  икенче урында тора.
Моңа, шул  исәптән,  күрсәтелгән дәүләт ярдәме чаралары  нәтиҗәсендә  ирешелде.  
Кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы  гражданнарга ярдәм итү өчен  узган ел 2,8 млрд сум акча җибәрелгән, бу 2021 елга караганда 352 млн сумга күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International