Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һөнәр берлегенең яшь активистлары өчен күчмә семинар

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һөнәр берлегенең яшь активистлары Саба муниципаль районында булдылар. Сәфәрнең максаты - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше белән танышу иде. Сәфәрне Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең  Татарстан республика оешмасы оештырды. 
Күчмә чара программасына “Мөхәммәтшин З.З.” КФХсының роботлаштырылган фермасында булу, кәҗә сөтенең заманча җитештерелүе  белән танышу, һөнәр берлеге оешмасының Яшьләр советы эше буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу кертелгән иде. 
“Бүген   предприятиедә 60тан артык кеше эшли. Тәүлеккә  22 тонна сөт җыелып,  җитештерүгә тапшырыла. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 55 мең сумга  якын. Үзебезнең һөнәр берлеге оешмасы эшли”, - дип сөйләде  Зөфәр Мөхәммәтшин үз хуҗалыгы турында. 
Экскурсия вакытында ул яшь белгечләргә роботлаштырылган ферманың эш принцибын җентекләп аңлатты һәм җитештерү ысулларының сайланышын  икътисадый дәлилләп күрсәтте. Яшьләр роботлар ярдәмендә сыер саву процессының ничек барганын карадылар,   хуҗалыкта хезмәткәрләр өчен нинди уңайлы эш шартлары булдырылганын бәяли алдылар.
Һөнәр берлегенең яшь  активистлары  танышкан  икенче предприятие - кәҗә сөте җитештерүче  “Лукоз Саба”  ҖЧҖ булды.  Чисталык, пөхтәлек – югары тәм сыйфатларына ия  булган  кәҗә сөте алуда төп шартлар,  - дип аңлатты предприятие җитәкчесе Рәзил Гарипов.  
Бүгенге көндә предприятиедә  4 мең баш кәҗә исәпләнә. Заманча җайланмалар, уңайлы шартлар, җитештерүнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуы  сыйфатлы сөт алырга  мөмкинлек бирә,  соңыннан бу  сөт Марий-Эл Республикасына эшкәртүгә җибәрелә.
 Россия  Федерациясе  АПК хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы исеменнән аның рәисе Фәридә Гарифуллина “Мөхәммәтшин З.З.” КФХ җитәкчесе  Зөфәр Мөхәммәтшинга һәм “Лукоз Саба” ҖЧҖ җитәкчесе  Рәзил Гариповка һөнәр берлеге  белән актив хезмәттәшлек итүләре,  кунакчыл кабул  итүләре  һәм күчмә утырышны   югары дәрәҗәдә оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
 “Шунысы куанычлы, безнең республикада мондый авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар һәм аларны тармак флагманнары дип атарга мөмкин.   Биредә хезмәткәрләр өчен тудырылган уңай хезмәт шартлары һәм һөнәр берлеге оешмасы белән социаль партнерлык мәсьәләләре хакындагы  килешүләрне үтәү буенча тулы аңлашу булу тагын да сөендерә”, - диде Фәридә Гарифуллина, сәфәргә йомгак ясап. 
Сәфәр азагында яшьләр «Сабантуй» ипподромында булдылар, биредә яшьләр  токымлы хайваннарны тоту шартларын  бәяләп кенә калмыйча, аларга  утырып та  йөри алдылар.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International