Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Төркиянең Discover Events идарәсе рәисе, Халыкара күргәзмәләр оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән очрашты. Игенчеләр сараенда узган очрашуда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, «Рацин» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнашты. Очрашу барышында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү турында сүз барды.
Discover Events Төркия компанияләренең халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыру белән шөгыльләнә. Яклар Татарстанда уртак халыкара күргәзмәләрне оештыру һәм уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында шулай ук "РАЦИН" АҖ белән Discover Events арасында «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсен һәм АПК казанышларының махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсен уздыру кысаларында 2024 елга хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.