Министрлыкта Ливия Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Эмхемед А.Э. Альмаграви җитәкчелегендәге Ливия Дәүләте делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе, Хәләл продукция экспортлау буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Ливия Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Эмхемед А.Э. Альмаграви җитәкчелегендәге Ливия Дәүләте делегациясе Казанга эшлекле сәфәр белән килде (2023 елның 5-8 феврале). Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында эшлекле очрашулар, кайбер сәнәгать предприятиеләренә барулар, Бәшир Рәмиев ис. ИТ-прак эшчәнлеге белән, Казан (Идел буе) федераль университеты белән таныштыру һ. б.лар планлаштырылган.
Министр урынбасары Марсель Мәхмүтов кунакларга Татарстан агросәнәгать комплексы казанышлары турында сөйләде һәм экспорт мөмкинлекләре белән таныштырды. Ул, 2022 елда барлык категория хуҗалыклар буенча тулаем продукция күләме беренче тапкыр 300 млрд сумнан артып китте, дип билгеләп үтте. Россия төбәкләре арасында республика сөт җитештерү буенча - 1 урында (Россия буенча өлеше – 6,1%), бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында (4,9%), сугым өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 6 урында (3,4%), йомырка җитештерү буенча - 7 урында (3,3%), ашлык җитештерү буенча - 9 урында (3,4%), шикәр җитештерү буенча - 10 урында тора (4,0%), дип санап чыкты.
“Татарстан агросәнәгать комплексының 70 төрдән артык продукциясен экспортка җибәрә. 2015 елдан бирле экспорт күләме 4 тапкырга артты һәм 417 млн доллардан артып китте. «Хәләл» юнәлеше уңышлы үсә, 2020 елдан бирле аның экспорт күләме 2,6 тапкырга артты», – дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.
Кунаклар Татарстан белән Ливия арасында экспорт мөнәсәбәтләрен көйләү турында үзләренең кызыксынуын белдерделәр. Моның өчен Ливия базары ихтыяҗларын җентекләп өйрәнү белән шөгыльләнүче эшче төркем оештырылачак.