ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

3 декабрьдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында атна  саен уздырыла  торган   киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелекнең 10 айлык эшенә йомгаклар турында хисап тотты.


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллективка Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Җитәкче  итеп Альберт Борһанов билгеләнде. Тиешле күрсәтмә   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан  имзаланды.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның мартыннан республиканың аграр предприятиеләренә актив рәвештә автоматлаштыру  кертелә.

10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама районының  3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

2022 елда Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең территориаль оешмалары арасында мәгълүмат эше буенча ел саен үткәрелә торган смотр-конкурска йомгаклар ясалды. Нәтиҗәләр ноябрь азагында Мәскәү шәһәрендә Һөнәр берлегенең  фәнни-методик үзәгендә узган Үзәк Комитет утырышында игълан ителде. Бүләкләү тантанасы Россия  Федерациясе   АПК   хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Наталья Агапова, Президиум әгъзалары һәм территориаль оешмалар вәкилләре катнашында узды.


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстанда 2020 елдан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль дәүләт программасы эшли. Моннан берничә ел элек «Гигант» хуҗалыгы үз акчаларына хосусый йортлар төзи башлаган  иде.  Тукай районына башка районнардан, авыллардан  кешеләр гаиләләре белән күчә башладылар. Шул чорда районда  Новый һәм Мөрес бистәләрендә әлеге программа кысаларында барлыгы 10 йорт төзелде. Шушы көннәрдә тагын  яңа  йортларга  керүчеләр булды.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үсемлекләрне химик  яклау чаралары белән тәэмин итүчеләрнең очрашуы узды. Көн тәртибендә республикада  үсемлекләрне химик  яклау чаралары куллану һәм алар  белән тәэмин ителеш мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан  Республикасы   филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итүче компанияләрнең вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан документларны республика дәүләт архивына тапшыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, эшләр алып бару һәм контроль бүлеге башлыгы Роза Баһаутдинова, Татарстан Республикасы Архив фондын оештыру һәм документларны комплектлау буенча директор урынбасары - «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның  Документларны беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, Татарстан Республикасы Архив фондын оештыру бүлегенең баш архивчылары Татьяна Кондратова, Камилә Гордеева һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Кичә аттестацияне уңышлы узып, өченче агым «студентлары» квалификация күтәрү курсын тәмамладылар.

Ростсельмашның заманча авыл хуҗалыгы техникасы Росагролизингның яңа - «Иртә броньлау-2022» махсус программасы буенча хуҗалыклар паркларын тулыландырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International