Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында «Русский мрамор» агросәнәгать комплексында һәм Агротехника техникумында булды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

  Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та  булды. Эш сәфәренең төп максаты - «Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар  ясау һәм 2023 елга бурычлар билгеләү турында»  район Советы утырышында катнашу.


         Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар районның берничә объектында булдылар. Беренче булып “Русский мрамор” агросәнәгать  комплексында  тукталдылар. Бу ит эшкәртү комплексы. Предприятие, терлек азыгы сыйфатыннан башлап, итне ваклап сату челтәрләренә китереп җиткергәнче бара торган  барлык җитештерү циклларын контрольдә тота. Компания эре федераль ритейлерлар белән дә, шулай  ук  җирле  челтәр кибетләр (X5 Retail, «Магнит», «Тасма», «ОКЕЙ»  һ.б). белән эшли.  Исегезгә төшерәбез, 2011 елның маенда Рөстәм Миңнеханов бу объект нигезенә вакыт капсуласын салуда катнашкан иде. 


       Бүген Рөстәм Миңнеханов “Русский мрамор” агросәнәгать комплексының җитештерү күләмнәре, әзер продукцияне озату  географиясе белән кызыксынды. Ул шулай ук предприятиенең Хәләл юнәлеше аның киләчәк үсеше өчен аеруча мөһим юнәлеш булырга мөмкин, дип белдерде, чөнки бүген Хәләл  продукциягә зур  игътибар бирелә һәм алга  таба үсеш өчен бөтен  мөмкинлекләр  бар.


         Алдагы объект Балык Бистәсе Агротехника техникумы булды. Техникум бинасына 2020 елда капиталь ремонт ясалган. Моннан тыш, 2020 - 2022 елларда техникумның тулай торагы да ремонтланган. Агымдагы 2023 елда техникумның остаханәләренә капиталь ремонт ясалачак.


        Укулар биредә иң кирәкле  белгечлекләр буенча - авыл хуҗалыгын механикалаштыру, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау,  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм җайланмаларын  эксплуатацияләү һәм ремонтлау, шулай ук «пешекче», «кондитер», «авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә тракторчы-машинист», «бухгалтерлык исәп-хисабы» юнәлешләре буенча алып барыла. Эш бирүчеләр үтенече буенча техникум шулай ук кыска сроклы һөнәри белем бирү программалары буенча эшче кадрлар әзерли.  


        Рөстәм Миңнеханов уку йортында очрашуда чыгарылыш  мәктәп  укучылары   арасында, шул исәптән башка районнарда да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләр әзерләү мәсьәләсе белән  активрак шөгыльләнергә киңәш итте. Аның әйтүенчә, бүген хезмәт базарында мондый белгечләргә ихтыяҗ зур.


       Аннары район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карадылар – биредә Балык Бистәсе муниципаль районының кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең күп төрле продукциясе куелган  иде.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International