Мәскәүдә 6 февральдән 10 февральгә кадәр азык-төлек прдуктлары, эчемлекләр һәм аларны җитештерү өчен чимал буенча Россиядә һәм Көнчыгыш Европа күләмендә халыкара иң зур «Продэкспо-2023» күргәзмәсе узды, анда 35 илдән 2000нән артык катнашучы үзләренең продукциясен күрсәтте.
«Продэкспо-2023» күргәзмәсендә Агрокөч ике стенд оештырган иде - сөт һәм ит павильоннарында, һәм аның продукциясе «Иң яхшы продукт» халыкара конкурсы бүләгенә лаек булды. 3,2% майлылык белән кефир, шулай ук Хәләл стандартлары буенча җитештерелгән “Голландский” һәм “Российский” сырлары өчен “Агросила-Сөт” ҖЧҖ конкурсның Гран-при бүләген алды.
Агрокөч 2022 елның сентябрендә ярым каты сырлар җитештерә башлады. Ассортиментка "Российский» һәм» “Голландский" сырларыннан тыш, “Гауда”, “Сливочный”, “Эдам”, “Легкий”, “Тильзитер” сырлары да кергән. Сырлар җитештерү өчен үз агрофирмаларының чималы гына кулланыла, җитештерү ГОСТ һәм ТУ нигезендә башкарыла. Алына торган барлык чимал катгый контроль һәм берничә этапта чистарту уза. Җитештерү процессына тулысынча автоматлаштырылган эш урыннарыннан идарә ителә, температура, авырлык, күләм даими контрольдә тора.
Моннан тыш, “Агроскөч. Чаллы-МПК” ҖЧҖ продукциясе “Иң яхшы продукт” конкурсының алтын медаленә лаек булды, болар - пакетта пешерү өчен әзерләнгән тавык ботлары һәм Хәләл стандарты буенча мәрмәр сыер итеннән әзерләнгән пешкән-ысланган казылык. Предприятие мәрмәр сыер итеннән пешкән казылык (шулай ук Хәләл) һәм темпурдагы корн-доги өчен көмеш медаль алды.
Бүләкләнгән барлык продукция холдингның флагман бренды - «Агросила» сәүдә маркасы белән чыгарыла.