Ике елдан артык гамәлдә булган вакыт эчендә “СВОЕ” экосистемасының цифрлы сервислары бөтен Россия фермерлары өчен ышанычлы юлдаш булды. Тәмле җомга (Вкусная пятница) һәм Үземнеке (Своё Родное) проектлары иң югары уңышларны күрсәтә. Төрле оешмаларда Тәмле җомга исеме астында уза торган продуктларны күчмә сату һәм дегустацияләү чаралары барышында фермерлар бер көн эчендә берничә ай эчендәге сату күрсәткечләренә ирешәләр. Ә һәр унынчы фермер үз продуктларын сату өчен B2C сегментында бердәнбер цифрлы канал буларак Своё Родное маркетплейсын куллана. Шул ук вакытта маркетплейсны эшләүчеләр, клиентлар белән кара-каршы элемтәгә нигезләнеп, сервисны даими камилләштереп торалар.
“Своё Родное платформасында гадәти базарларга, үз веб-сайтларына, социаль челтәрләргә яки эре ритейл-сервисларга хас булган җитешсезлекләр юк. Ул фермерлар өчен үз товарларын күрсәтү һәм сатып алучыларны табу өчен иң кулай ысул. Якын арада без заказларга түләүне якланган элемтә каналы аша сылтама буенча турыдан-туры башкару мөмкинлеген тормышка ашырачакбыз, бу эквайрингка чыгымнарны киметәчәк. Шулай ук без фермер продукциясе каталогларын хуҗалыкларның үз телеграм-каналларына урнаштыру өчен уңайлы инструмент кертергә әзерләнәбез, бу аларга сатып алучылар белән җайлы аралашу ысулын кулланырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип сөйләде Россельхозбанкның финанс технологияләрен үстерү үзәге директоры Елена Батурова.
Моннан тыш, Своё Родное якын арада торак комплексларының һәм эре эш бирүчеләрнең кушымталарына кертеләчәк, бу маркетплейс аудиториясен шактый киңәйтәчәк.
Мәскәүдә 2023 елның 9-10 февралендә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды уза. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән делегатлар һәм кунаклар катнаша. Игътибар үзәгендә - ил икътисады үсешендә фермерлыкның ролен арттыру, авыл территорияләрен азык-төлек белән тәэмин итү һәм комплекслы үстерү буенча стратегик бурычларны үтәү мәсьәләләре.