Автоматлаштыруны дәвам итәбез: «Урал» ҖЧҖенә цифрлаштыру кертелә

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Теләүчеләр агробизнеска ярдәм итү буенча комплекслы программада     катнашуга язылган арада, без Татарстан хуҗалыкларын автоматлаштыру буенча актив эш алып барабыз.
Шундый предприятиеләрнең берсе - «Урал» ҖЧҖ. Авыл  хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен автоматлаштыруга ярдәм итү программасы кысаларында автоүлчәү комплексларын модернизацияләү, шулай ук башка иярчен эшләр комплексы үткәрелә.
«РИВЦ» АҖ тарафыннан  түбәндәге хезмәт күрсәтүләр башкарылды: 
 - “АТ "ШЛЮЗ-Кулланучы” өчен белешмәләр саклагычы буларак   кулланылачак шәхси компьютерны сайлау, сатып алу һәм урнаштыру буенча;
 - транспорт мониторингына лицензия алу буенча;
 - автомобиль үлчәүләре өчен өстәмә программа белән тәэмин итүгә лицензия алу буенча.
 Хәзерге вакытта түбәндәгеләрне гамәлгә кертү буенча эшләр башкарыла:
  -  автомобиль авырлыгын үлчәүне автоматлаштыру системасын;
 - кеше йөзенең геометриясе буенча  исәпкә алуның һәм идарә итүнең биометрик системасын;
- идарә итү системалары арасында автомат рәвештә мәгълүмат алмашу системасын.
“РИВЦ” АҖ белән бергә заманга  яраклашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International