Марат Җәббаров Буа муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән  Буа муниципаль районында булды. Сәфәрнең  төп максаты – районның 2022 елдагы үсешенә йомгаклар ясауга һәм 2023 елга бурычлар билгеләүгә багышланган  утырышта  катнашу иде. 
Марат Җәббаров үзенең эш сәфәрен "ТАТМЕДИА" АҖенең  капиталь ремонттан соң ачылган Буа-информ филиалы бинасын караудан  башлады. 
Шулай ук Марат Җәббаров «Аква-август» балыкларын тирәнтен эшкәртү заводында булды. Балык хуҗалыгы 2022 елда 170 тонна балык җитештергән. Бүгенге көндә 8 эш урыны булдырылган, агымдагы ел ахырына кадәр эш урыннарын 15кә кадәр җиткерү  планлаштырыла.
Аннары Марат Җаббаров Буа районы товар җитештерүчеләре күргәзмәсен карап чыкты, анда ул фермерлар һәм оешма вәкилләре белән аралашты. Шуннан соң Буа муниципаль районы Советы утырышында катнашты.
“Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкләгән  Татарстан  Республикасы, илнең терәк төбәкләренең берсе буларак,   Ватаныбызны алга  таба  ныгытуда зур өлеш кертә”, - дип башлады үз чыгышын    Марат Җәббаров.
2022 ел йомгакларыннан күренгәнчә,  республикада тулаем төбәк продукты күләме  3,8 трлн сум тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы - якынча 106,0%.
Агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым игътибар бирелә. 2022 елда  барлык категория хуҗалыклар буенча  тулаем продукция күләме 333,5 млрд. сум тәшкил итте, үсеш индексы - 26%.
 2022 елда бөртеклеләрдән мул  уңыш  җыеп алынды, бу  – 5,1 млн тоннадан артык, шикәр чөгендере – 1,8 млн тонна, бәрәңге – 900 мең тоннадан артык, май орлыгы – 620 мең тонна, яшелчәләр – 266 мең тонна, бу, Татарстан халкын тулысынча тәэмин итәргә генә түгел, ә республикадан читкә дә шактый күләмдә продукция чыгарырга мөмкинлек бирә.
Татарстанда ил күләмендә иң күп санда эре мөгезле терлек исәпләнә, бу  күрсәткеч - 919 мең баш, шул исәптән 324 мең баш сыер. Моңа ирешүгә терлекчелек комплексларын төзү һәм модернизацияләү проектлары да нык ярдәм итә, 2022 елда  17 мең башка исәпләнгән 20 объект төзелде. Моннан тыш, 22,5 мең башка исәпләнгән тагын 28 инвестпроект төрле стадияләрдә гамәлгә ашырыла. Бу проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә елга  100 мең тоннадан артык сөт җитештерү көтелә. Элеккечә үк, республика сөт җитештерү буенча илдә   иң  алда бара - 2022 елда 2 млн 34 мең тонна сөт җитештерелде.   
 Агросәнәгать  комплексы продукциясен экспортлау буенча актив эш алып барыла. Татарстан экспортка 70тән артык төрдә продукция чыгара. 2015 елдан башлап экспорт күләме 4 тапкыр артты һәм 101,8 млн доллардан 417 млн долларга  кадәр җитте.   «Хәләл» юнәлеше уңышлы үсә, аның экспорт күләме 2019 елдан башлап 26 тапкырга арткан (250 мең доллардан 6,5 миллион долларга кадәр).
Машина-трактор паркын яңарту дәвам итә. 2022 елда «Росагролизинг» АҖенең лизинг программалары буенча 3,4 млрд. сумлык 604 берәмлек техника сатып алынган.
 Кече хуҗалыклар – шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары уңышлы үсә. 2022 елда программа кысаларында кече хуҗалыкларга, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәмгә 1 млрд.390 млн. сум акча  җибәрелде.
Проектларны тулысынча гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 ел дәвамында сыерлар саны - 1 990 башка, симертүдәге мөгезле эре терлекләр – 1 776 башка, атлар – 840 башка, кош-корт  640 мең башка артыр дип көтелә.
 “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында зур эшләр башкарыла. 2022 елда аны тормышка ашыру өчен 2,1 млрд сум каралган иде. Бу 34 районда 84 объектны төзекләндерергә, 5 мең кв.м торак, 2 мәктәп, 21 км автомобиль юллары төзергә мөмкинлек бирде.
Шулай ук үз эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән район кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Үз чиратында район башлыгы Рәнис Камәртдинов Марат Җәббаровка югары дәрәҗәдәге  Буа муниципаль районының Мактаулы гражданы дигән исемне тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International