2022 ел безгә аграр предприятиеләрнең ни дәрәҗәдә автоматлаштыруга мохтаҗ булуын күрсәтте.
Узган елның мартында Агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итү буенча комплекслы программа старт алды. Шул чорда Татарстаннан аны 30 авыл хуҗалыгы предприятиесе узды.
Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз предприятиесен 50% финанслау белән комплекслы автоматлаштыру өчен җайланмалар һәм программа тәэминаты сатып алырга мөмкин. Автоматлаштыру программасында катнашу өчен төп шарт - «АПКда цифрлы трансформация» курсы буенча укулар узу.
Татарстаннан 109 хуҗалык узган елның көзендә мондый укуларны уңышлы узды инде.
Моннан тыш, агробизнесны автоматлаштыру өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сайлап алуны узарга кирәк. Белгечләр, хуҗалыкка чыгып, предприятиенең автоматлаштыру дәрәҗәсен, гомуми үсеш мөмкинлеген ачыклыйлар. Шул ук вакытта предприятиеләрнең автоматлаштыруга ихтыяҗлары билгеләнә, бу шулай ук авыл хуҗалыгының тармагына да бәйле. Мәсәлән, игенчеләргә үлчәү терминаллары, геомәгълүмат системалары күбрәк кирәк булса, терлекчеләргә терлекләрне исәпкә кую һәм идарә итү системасы, хайваннарны үлчәү өчен цифрлы үлчәүләр, саву заллары, шулай ук программа тәэминаты тәкъдим ителергә мөмкин.
Анализлаудан соң автоматлаштыру системаларын комплекслы гамәлгә кертү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре профильле белгечләрен укыту бара.
Программа «РИВЦ» АҖ контроле астында гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә без 2023 елда үз бизнесларын автоматлаштыруга әзер хуҗалыклар исемлеген төзи башладык инде.
Гаризалар җыеп, ихтыяҗны билгеләгәннән соң, «РИВЦ» АҖ агропредприятиеләрне цифрлаштыру буенча эшне башлаячак.
Сайлап алуда һәм программада катнашырга ашыгыгыз! Агробизнесны автоматлаштыру өчен биредә гариза бирергә була https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/2166496.htm