Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 636 354 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Татарстан Республикасы сугым өчен тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт сату буенча Россиядә 6 нчы урында тора.
Республикада гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Алар 10 сентябрьдән башлап Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама районының 3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда уздырыла.
7 декабрьдән «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен «АПКның җитештерү (операцион) нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча укулары башланды. Бүген курсларны ябу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов катнашты.
9 декабрьдә Татарстан Республикасының Балтач районында 2022 елга
йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда Балтач муниципаль районы башлыгы
Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, шулай
ук үсемлекчелек һәм терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә агросәнәгать секторының төп бурычлары һәм проблемалары
хакында фикер алыштылар.
Инвалидлар декадасында комбинат үз хезмәткәрләренә, шулай ук Яшел Үзән районының мөмкинлекләре чикле балаларына ярдәм күрсәтте.
Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез мөлкәт сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил итә, ә уртача ипотека кредиты - 2,6 млн сум. Татарстан Росреестрына «Авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарыла.
Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы хәйрия акцияләрендә актив катнашкан, Донецк һәм Луганск Халык республикалары халкына күп айлар дәвамында һәрьяклап ярдәм итеп торганы өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләү 6 декабрьдә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең XXIX конференциясе кысаларында Казан Хезмәт сараеның Зур залында узды.
Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Быел конкурс 20 - 21 декабрьдә узачак.
Россия Федерациясе төбәкләрендә аеруча кискен экологик проблемаларны ачыклау һәм илебез халкының экологик вәзгыятьне яхшырту буенча актуаль мөрәҗәгатьләрен алу максатларында “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы», «ЭКА» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Россия төбәкләрендәге экологик вәзгыятькә Бөтенроссия тикшерүен уздыра.